Всего записей: 11
Татарларның төп традицион ризыгы борынгыдан бәлеш дип санала. Каз баш-аягы турап пешерелгән бәлеш — татар халкында элек-электән иң тәмле, үзенчәлекле ризыкларның берсе. Бәлешне төрле камырдан әзерлиләр. Күп вакытта бәлеш эчлегенә сыер ите суган һәм бәрәңге салалар, әмма бездә бәлешны дөге һәм кош баш-аягы, эчләре белән әзерлиләр.
Татар сөлгесе - халкыбызның йөз аклыгы, күңелебез көзгесе, кыңгыраулы туй дугаларын бизәүче, сабан туе колга-баганаларында җилфердәүче, хуҗабикәләрнең йорт-җир күрке генә түгел, гаилә ядкаре дә, халык йолаларының бер төсмере дә.
Армиядә хезмәт итү 18 яшьтән 27 яшькәчә булган һәр РФ гражданының бурычы булып тора. Хәрби исәптә торучы яки торырга тиешле, запаста саналмаган ир-атлар чакырылыш буенча хәрби хезмәт узарга тиешләр. Россиядә хәрби хезмәт срогы - 1 ел, ә контракт белән исә солдат ничә ел хезмәт итәчәген үзе билгели.
Мөнәҗәтләрнең бу төркемен тәшкил иткән үрнәкләрендә сүз яшәү мәгънәсе, инсанның тормыштагы урыны, кыйбласы, милли хисләре, туганнары, балалары белән мөнәсәбәтләре, алдарак карап үткән бүлекләр белән уртак сабырлык, гыйлем, үлем һәм үлемсезлек, мәңгелек белән чагыштырганда бер мизгел гомернең кадерен белү хакыйкатьләре турында бара.
Фәлсәфи эчтәлекле мөнәҗәтләр үлем һәм үлемсезлек, табигать, социаль-сәяси мәсьәләләрнең чишелешен Аллага, Коръән өйрәтмәләренә тугрылык, әхлакый бурычларны дөрес аңлау мәсьәләләрен калкытып куялар. Аллага гыйффәтле мәхәббәттә үзен тапкан суфыйның иң зур максаты – үзенең җаны – рухы белән Аллага «кушылып эрү» һәм шул юл белән бу дөньяда ук мәңгелек рәхәткә ирешү.
Төрле чорда һәм төбәкләрдә иҗат ителгән дини мөнәҗәтләрнең исемнәреннән үк күренгәнчә, барысы да югары шатлык хисе белән Аллаһны ихластан мактау-данлауга көйләнгәннәр. Бу төр мөнәҗәтләрнең нигезендә Аллаһтан җавап алу, ачыклау, көтелмәгән, җылы, ихласи эндәш-мөрәҗәгать ята. Сүз – бөек, илаһи көч турында бара.
Милли көрәш бигрәк тә төрки дәүләтләрдә киң таралган һәм ул үзенең күптөрлелеге белән аерылып тора. Татарларда милли көрәшнең асылы, тәртибе бертөрле һәм ул Сабан туе, Җыен бәйрәмнәренең мөһим элементы булып тора. Тaтар көрәшендә җиңеп чыгар өчен аяк чалмыйча гына көндәшеңне җирдән күтәреп алып, баш аркылы чөеп аркасына салырга кирәк. 
Көянтә - чиләк, кәрзин кебек нәрсәләрне асып йөртү өчен очларында уентыгы яки тимер ыргаклары булган, җилкәгә салына торган озын иңсәле, махсус бөгеп ясалган агач җайланма.
Комган - тар муенлы савыт, су өчен чүлмәк. Кумган мөселман татарлары өчен мәҗбүри көнкүреш әйбере, ул көндәлек тормышта һәм ислам дине кануннары буенча традицион тәһарәт алу өчен кулланыла.
Колак сыман чигү техникасы («тасмалардан элмәкле аппликация» / «тырнак алмалау») – чәчәк таҗы кебек бөтерелгән тукыма кисәкләреннән рельефлы чәчәк композицияләре булдыруны күздә тота торган аппликациянең бер төре. Әлеге техника Казан татар хатын-кызларының баш киемнәрен бизәр өчен кулланылган. Колак сыман чигү техникасы Урта Идел һәм Урал буенда яшәүче башка халыкларның сәнгать иҗатында очрамый.
Изү аскы почмаклары түгәрәкләнгән дүртпочмаклы йомшак тукыма кисәгеннән (күп очракта бәрхет) гыйбарәт. Аны хатын-кыз күлмәгендәге күкрәк уемын каплар өчен кулланганнар. Ул эре көмеш тәңкәләр, төймәләр, сәйләннәр, укалы тасмалар белән бизәлгән.