- Аксубаевский
Развернутое описание ОНКН
Татарларның көнкүрешендә чигү зур урын алып торган. Бер яктан ул йорттагы кул эше булып саналса, икенче яктан, аның кайбер төрләре, аерым алганда, алтын җепләр белән чигү, һөнәрчелеккә әверелгән. Күренекле этнограф Н.И. Воробьев фикеренчә, татар хатын-кызларының ябылып яшәү рәвеше, буш вакытларында тегү-чигү белән шөгыльләнүләре - чигүнең кул эше сыйфатында киң таралуына һәм үсешенә китергән.[1]
Татар хатын-кызларының кул эшендә тукымаларны аппликацияләү техникасы аеруча киң таралган. Бизәкләре төрле төстәге ефәк тасмалардан бантик, зигзаг яки ромбик рәвешендә ясалган көнкүреш әйберләре – челтәрле җәймәләр, пәрдәләр безнең көннәргә кадәр килеп җиткән[2].
Тасмалы аппликациянең үзенчәлекле бер төре булып колак сыман чигү техникасы санала. Ул XVIII гасырлардан ук хатын-кыз баш киемен бизәүдә кулланылган[3]. Әлеге техниканың асылы – өчпочмак формасындагы ефәк кисәкләрен җыеп, астра, георгин, хризантемаларга охшаш эре-эре чәчәк композицияләре төзү[4].
Моның өчен чигеләсе өслек тарттырылган тукымага ябыштырыла. Аңа бизәк төшерелә, төсе туры килгән тасмалар (атлас, ефәк, күн, органза) сайлана. Тасмалар зур булмаган буй-буй кисәкләргә, күн кебек сыпылмый торган материал булса, квадратларга бүленә. Бүленгән кисәкләрнең өске ягын, җиңелчә генә артка бөкләп, алга таба каплыйлар. Күн квадратларның капма-каршы яклары бөкләнә. Шул рәвешле колак сыман элемент барлыкка килә. Элементларның аскы олешен җилемгә манып контур буйлап беркетәләр. Аларның очлары чәчәкнең үзәгенә юнәлтелгән булырга тиеш. Чираттагы элементлар да бер-бер артлы шул рәвешле ялгана бара. Һәр яңа рәт алдагысын өлешчә каплый. Шул рәвешле кырыйдан башлап, үзәккә таба чәчәкнең барлык таҗлары тутырыла. Чәчәкнең үзәгендә очлар ныгытыла һәм энҗе бөртекләре, сәйләннәр белән каплана. Шулай итеп, тулышып утырган матур зур чәчәк таҗы барлыкка килә[5].
Элегерәк баш киемнәренә Европадан кайтартылган ефәк чәчәк таҗлары тегелә торган булган, соңрак татар осталары үз сәнгать әшләнмәләрен ясап сата башлаган. Татар халкының мәдәниятен һәм көнкүрешен беренчеләрдән булып өйрәнгән К.Ф. Фукс XIX гасырның беренче яртысында ук калфакларның төсле ефәк буфмуслиннан ясалган чәчәкләр белән бизәлүе турында хәбәр итә.[6] Калфакларны бизәүдә колак сыман чигү техникасы XIX гасыр уртасында киң таралыш ала.
Колак сыман чигү техникасын куллану нәтиҗәсендә баш киеме аеруча да купшы килеп чыккан. Төсле сәйләннәр һәм вак энҗеләрдән төрле ботаклар, бөреләр, бөдрәләр, мыекчалар ясалган. Болар барысы да калфакны декоратив-гамәли сәнгать әсәренә әверелдергән. Авыр, зур калфакның һәр ярусында үзенчәлекле чәчәк композициясе урнашкан, бәрхет буйларны тоташтырган урыннар лиххак чылбырлары – пружиналап бөтерелгән металл җеп астына яшерелгән[7]. Әлеге стилистикада бизәлгән калфаклар татар ханымнары һәм туташлары арасында 1870 елларга кадәр популяр булган.
XIX гасыр ахырына баш киемнәрен бизәү өчен колак сыман чигү техникасы бөтенләй кулланылмый башлый.[8] Беренчедән, әлеге ысул күп хезмәт таләп итә торган эш санала, икенчедән, бу техника өчен аеруча кыйммәтле нәзек һәм җиңел тукымалар таләп ителгән. Бу үз чиратында баш киеме бәясенең артуына китергән.[9]
ХХ гасыр ахырында колаксыман чигү техникасын реконструкцияләү омтылышлары ясалган. Казан рәссамнары Н. Кузьминых һәм И. Макарова диван мендәрләре ясап, аларны атлас тасмалардан ясалган чәчәкләр белән бизәгәннәр. Әлеге мендәрләр 1990 елда Россия этнография музеенда уздырылган «Традиция һәм мода» күргәзмәсе өчен махсус ясалган[10].
Хәзерге вакытта онытылган колаксыман чигү техникасын торгызу һәм популярлаштыру белән Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Әлфия Рәшит кызы Нурхамәтова шөгыльләнә. Андый уникаль техника барлыгын ул 2013 елда Казанда Нурзия Сергеева уздырган осталык дәресендә ишетеп кайта. «Бу техника мине матурлыгы, гадәти булмавы, шул ук вакытта катлаулылыгы белән әсир итте, – дип искә ала оста. Башта «колаклар»ны атлас тасмалардан җыя идем, хәзер капрон тасмалардан ясыйм. Тасма никадәр нәзегрәк булса, чәчәк шулкадәр нәфисрәк чыга. Беренче калфак бизәкләрен кәгазьдә эшләп, эскизларын ясый идем, соңрак барысы да турыдан-туры калфакта «туа» башлады. Баш киемнәрен генә түгел, сумкаларны да шул техника белән бизим, паннолар да ясыйм. Хәзер шушы техника белән бизәлгән туксанга якын калфагым бар. «Казан» җыр һәм бию ансамбле өчен костюмнар ясаганда чәчәкле-яфраклы бизәкләрне колак сыман чигү техникасы белән ясадым. Тугыз панно чиктем, камзуллар, декоратив мендәрләр һәм брошкалар ясадым».
Ә.Р. Нурхамәтованың колак сыман чигеп ясалган калфаклары 2017 елда “Татарстан Республикасының иң яхшы этнографик сувениры” дип танылды. 2019 елда аның «Колак сыман чигү техникасын торгызу» проекты “Музей-күргәзмә эшчәнлеге һәм халык һөнәрчелеге” номинациясендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантына ия булды. 2020 елда Ә.Р. Нурхамәтова «Алтын хәситә» халыкара бәйгесендә катнашты. Ул иҗат иткән әйберләр Мәскәү һәм Татарстан шәһәрләрендә күргәзмәләргә куелды. Алар Төркиядә, Үзбәкстанда һәм Башкортстанда шәхси тупланмаларда саклана.
Хәзерге вакытта Ә.Р. Нурхамәтова җитәкчелек иткән Аксубай туган якны өйрәнү музеенда колаксыман чигү техникасы белән калфаклар һәм сувенирлар әзерләү остаханәсе булдыру планлаштырыла. Музейда яшь буынны милли мираска якынайту максатыннан осталык дәресләре уздырыла.
[1] Воробьев Н.И. Казанские татары (этнографические исследования материальной культуры дооктябрьского периода) – Казань: Татгосиздат, 1953. – С. 125.
[2] Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. – Казань: Татарское книжное издательство, 1969. – С. 33-34.
[3] Валиев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. – Казань: Татарское книжное издательство, 1984. – С. 21.
[4] Там же.
[5] Сергеева Н.Г. Гомер агачы – Дерево жизни. – Казань: Магариф, 2008. – С. 26-27
[6] Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. – Казань: Тип. Казанск. ун-та, 1884. – 131 с.
[7] Томина Т.А. Традиции отделки татарского народного костюма в современной одежде // Университетский комплекс как региональный центр образования, науки и культуры. Материалы Всероссийской научно-методической конференции. – Оренбург: Оренбургский государственный университет, 2016. – С. 680
[8] Воробьев Н.И. Казанские татары (этнографические исследования материальной культуры дооктябрьского периода) – Казань: Татгосиздат, 1953. – С. 123
[9] Томина Т.А. Традиции отделки татарского народного костюма в современной одежде // Университетский комплекс как региональный центр образования, науки и культуры. Материалы Всероссийской научно-методической конференции. – Оренбург: Оренбургский государственный университет, 2016. - С. 680
[10] Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). – Казань: Фән, 1995. – С. 110
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
1. Валиев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. – Казань: Татарское книжное издательство, 1984. – 188 с.
2. Валеев Ф.Х. Орнамент казанских татар. – Казань: Татарское книжное издательство, 1969. – 202 с.
3. Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). – Казань: Фән, 1995. – 190 с.
4. Валеев Ф.Х., Валеева-Сулейманова Г.Ф. Древнее искусство Татарстана. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2002. – 104 с.
5. Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.У. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. – М.: Советский художник, 1990. – 213 с.
6. Воробьев Н.И. Казанские татары (этнографические исследования материальной культуры дооктябрьского периода) – Казань: Татгосиздат, 1953. – 383 с.
7. Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1980. – 80 с.
8. Муртазина С.А., Халимова Р.Р. Исторические мотивы в декоративном решении современных костюмов с применением полимерных материалов // Вестник Казанского технологического университета. – 2014. – № 20. – Т. 17. – С. 151-152
9. Сергеева Н.Г. Гомер агачы – Дерево жизни. – Казань: Магариф, 2008. – 79 с.
10. Сергеева Н.Г. Татар чигүе – Татарская вышивка. – Казань: Магариф, 2005. – 47 с.
11. Томина Т.А. Традиции отделки татарского народного костюма в современной одежде // Университетский комплекс как региональный центр образования, науки и культуры. Материалы Всероссийской научно-методической конференции. – Оренбург: Оренбургский государственный университет, 2016. – С. 677-681.
12. Фукс К.Ф. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. – Казань: Тип. Казанск. ун-та, 1884. – 131 с.
Служебная информация
- Аксубаевский