КВАЛИФИКАЦИЯНЕ КҮТӘРҮ

Өстәмә һөнәри белем бирү белгечнең профессиональ яктан үсешен тәэмин итүгә, аның квалификациясен замана таләпләренә, тиз үзгәрә барган социаль һәм профессиональ тормыш шартларына тәңгәл китерүгү юнәлтелгән.

Өстәмә һөнәри белем бирү квалификацияне күтәрү һәм һөнәри яктан яңа әзерлек узу программалары ярдәмендә тормышка ашырыла.

Һөнәри яктан яңа әзерлек узу программаларын үзләштерү түбәндәге затларга рөхсәт ителә:

1) урта һөнәри я (яисә) югары белемгә ия затлар;

2) урта һөнәри я (яисә) югары белем алучы затлар

(29.12.2012да кабул ителгән 273-ФЗ санлы «Об образовании в Российской Федерации» федераль законының 76 матдәсе нигезендә).

 

Өстәмә һөнәри белем алу өчен белем алу турындагы документ (урта һөнәри яисә югары белем алу турында диплом) мәҗбүри.

Белем алу турында документлары булмаган белгечләр өстәмә һөнәри программаларны үзләштерүгә кертелми.

 

Квалификацияне күтәрү программасы һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа компетенцияне алу я (яисә) аны камилләштерүгә, шулай ук булган квалификация нигезендә һөнәри дәрәҗәне арттыруга юнәлтелгән.

Өстәмә һөнәри программаларны үзләштерү белем алучының йомгаклау аттестациясе белән тәмамлана. Йомгаклау аттестациясен уңышлы узучы затларга квалификацияне күтәрү турындагы таныклык тапшырыла.