- Аксубаевский
Развернутое описание ОНКН
Аксубай төбәгендә 19 гасыр ахыры - 20 гасыр башында татар хатын-кызлары күз явын алырдай, искитмәле сөлгеләр сукканар һәм чиккәннәр. Элегрәк вакытларда татар гаиләсенең көндәлек тормышын сөлге сугудан,чигүдән гайре күз алдына китерүе дә читен булган. Осталыкларның серләре буыннан - буынга күчеп килгән. Кызларны бу эшләргә кечкенәдән үк өйрәтә торган булганар. Мондый бизәкле сөлгеләр, ясау ысулларына карап, билгеле бер төркемнәргә бүленгәннәр. Кызыл башлы сөлге, чуптарлы сөлге,чүпләмле, ягъни бизәге тукып төшерелгән сөлге . Аксубай төбәгендә әбиләребез мирасы булып кызыл башлы сөлгеләр бик күп сакланган.Аларда орнамент буларак гади геометрик фигуралар (ромбның бик борынгы сурәте) файдаланылган. Шуларны берләштереп, чигү осталары кабатланмас сурәтләр, үзенчәлекле бизәкләр тапканнар, төрле төсләр балкышы тудырганнар.
Тукучылык өчен чимал булып җитен, киндер кулланылган. Әлеге чималны тукыма хәленә китергәнче, халык, эшкәртү срокларын төгәл саклап, аларны төрле алымнар һәм ысуллар белән камилләштергән. Җитен һәм киндерне иң элек төрле формадагы талкыларда (русча - мялка) - авыш, горизонталь кәүсәле, горизонталь такталы һ.б. ваклаганнар. Күбрәк, ясау өчен уңайлы булганлыктан, такталы горизонталь талкылар кулланылган.
Ваклаганнан соң, җепселләрне кулдан эшләнгән каккыч ярдәмендә талкыштан һәм киндер сөягеннән чистартканнар. Аннан соң барлыкка килгән сүсне саклык белән генә махсус ясалган тараклар белән тараганнар.Мондый тараклар агач тактага тимер энәләр кагып ясалганнар.
"Барлыкка килгән сүсне тарарга сүс өмәләре оештырганнар, хатын-кызлар җыелышып үз талкылары белән өмәгә килгәннәр,сүс йомшартканнар,зур агач килеләрдә төя-төя, кага –кага киндернең талкышын ,икенчеләй әйткәндә “киндер сөяген” (кабыгын) койганнар. «Беренче кат тараган тәрәш капчык сугарга, мүк белән бутап бүрәнә арасына кыстырырга китә, ә инде икенче кат тараган тәрәш ыштан, тастымал, чаршау кебек нәстәләргә. Иң соңгысы – сөлгеләргә тотыла иде» - әнием сөйләгәннәрдән. Сөлгеләрне бигрәк тә кызлы гаиләләр күпләп әзерләгәннәр.
Татар кызының бирнә сандыгында сөлгеләр аерым бер урын алып торган. Аксубай районы татар авылларында яшәүче олы буын кешеләренең сандыгында алар әле кадерле яакарҗ булып саклана.
1906 нче елда туган Муртазина Хәдичә әби сөйләгәннрдән :“Биш кызымны да бирнә сандыгын шыплап тутырып кияүгә бирдем! - дип елмаеп,көлеп,горурланып искә ала. Ул туку станогында эскәтерләр,сөлгеләр ,өстәл тастымаллары суга. "Хәдичә әби суккан сөлгеләрне бер юлга төзеп салсаң, яисә чакрымнарга әйләндерсәң ,Казаннарга тоташыр иде", - диеп искә ала авылдашлары.
Иске Кыязлы, Яңа Ибрай, Яңа Татар Майнасы, Шәрбән,Татар Сөнчәлесе, Карасу, Яңа Дума авылларындагы тукылган сөлгеләрдә бер карауда бизәкләр бик охшаш булсалар да,алар төрле. Һәр останың үзенә генә хас төсмере,үз бизәге булган.
Сөлге татар халкының тормышында иң кадерле, иң күркәм әйберләрнең берсе булып саналган. Шуңа күрә дә татар хатын кызының бөтен гомере тукучылык белән бәйләнгән. Аксакаллар киңәшен белән, киндерне яшелчәлеккә, басу кырларына чәчкәннәр. Ә җитен уйсылыкларны, су буйларын ярата. Әбием сөйләгәннәрдән: "Җепләрне төрле – төрле төсләргә буяганнар, буяуны үзләре ясаганнар. Әйтик, сары төс кирәк икән ат кузгалагы, зирек каерысын кулланганнар. Аларны җыеп киптергәннәр дә киледә төйгәннәр. Аннары кушылманы җылы суда эреткәннәр. Шушы эремәгә җепне салып 2-3 сәгать кайнатканнар. Имән кайрысы - кара, каен яфрагы - яшел, шомырт каерысы - куе кызыл, тал каерысы – ал төс биргән". Сөлгене туку өчен махсус стан кулланылган. аларны бүген музейларда күрергә мөмкин.
Менә шулай гади чиккән сөлге татар хатын –кызларының рухи байлыгы, иҗат хыялларын, эшкә сәләтен, зәвыгын гына түгел, татар халкының бер сәнгате булып, аның тарихын, рухи дөньясын чагылдыручы бер ядкарь ул.
Сөлге халкыбызның көнкүрешендә, көндәлек тормышында киң урын алган. Аны халык гасырлар буена юлдаш иткән һәм йорт-җир күрке итеп кенә түгел, гаилә ядкаре итеп тоткан, үз йолаларының бер төсмере иткән. Сандык төпләрендә сакланган шундый сөлгеләрне, бүгенге көндә дә әле чыгарып бәйрәм кәннәрендә өйләрен бизи торган олы буын кешеләре дә бар. Әйе, чын сәнгать онытылмый да, тузмый да.