- Арский
- Балтасинский
- Камско-Устьинский
Развернутое описание ОНКН
Идел һәм Кама буеның катнаш урманнарга бай төбәгендә яшәгән татарлар элек-электән агач эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Биредә үскән агачларның барлык төре дә йорт салу яки хуҗалык эшләрендә кулланылган, һөнәрчелек өчен чимал булып торган.
Балта осталары имән, каен, өрәңге кебек каты агач төрләрен дә, юкә, усак, нарат кебек җиңел һәм йомшак үзагачны да кулланганнар. Агач кәүсәсеннән, тузыннан, кайрысыннан, ботак-чыбыкларыннан, тамырыннан савыт-саба һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары ясалган. Каеннан чүмеч һәм касә, кашык, декоратив чылбыр, ваза, ияр, өзәңге, дуга һәм камыт, көянтә, каба ясаганнар. Каенның кабырчыкланып торган кабы нәфис эшләнмәләр ясау өчен кулланылган. Ылыслы агачлардан чаңгы, көймә, арба һәм чананың кайбер өлешләрен эшләгәннәр.
Татарларның көнкүрешендә көянтә (көянтә – ике очында чиләк яки башка авыр әйбер асу өчен ыргаклар куеп яки уентылар уеп агачтан ясалган яссы дуга), дуга, чана табаны һәм тәгәрмәчнең агач тышлыгын бөгү кәсебе әһәмиятле урын алып торган. Чана табаны өчен каен, имән, карама кулланылса, көянтә өчен өрәңге, шомырт кулай булган. Чимал әзерләү өчен иң уңайлы чор – көз азагы яки яз башы. Нәкъ шул чакта үзагач сыгылучан була, димәк, көянтә өчен дуга ясарга менә дигән вакыт. Яхшы көянтә чыдам да, шул ук вакытта, җиңел дә, сыгылмалы да булырга тиеш.
Башкорт этнографиясен өйрәнүче галим З.С. Хәсәнова катай ыруы башкортларының көянтә ясау технологиясен кызыклы итеп тасвирлый. “Көянтә җитештерү барышында төп этапларның берсе – агач бөгү. Үзагачны йомшартып бөккәннәр. Катай ыруы башкортларының моның өчен руслардан күреп ясалган махсус пешекләү урыннары булган. Пешекләү бүлмәсе 100-120 чиләк су сыешлы казан куелган кирпеч мичтән һәм өч ниргәле парландыргыч бурадан торган. Парландыргыч сарайның диварлары һәм түшәме пар тышка чыкмаслык итеп җылытылган була.
Инзер буенда яшәүче катай ыруы башкортлары традицияләрне бүген дә дәвам итә. Алар агачны йомшарту өчен буе 2 метрлы, диаметры 35-45 сантиметрлы металл торба куллана. Осталар бөгеләчәк агач борысны торба эченә тыгып, торбага 2-3 чиләк су салып кайнаталар: каен – 4 сәгать, имән – 5-6 сәгать, көянтә ясала торган шомырт агачы 15-20 минут кайнатыла. Парланган агачны махсус станга куялар. Ә стан дигәнебез өске ягы дугаланып торган агач түмәре. Бүгенге осталар традицион агач стан куллана, шундый ук формадагы металл станнар да була».
Татарларда да көянтә ясау процессы якынча шулай бара. Иң элек диаметры 8 сантиметрдан да ким булмаган метр ярымлы агач сайлап алына. Аны балта белән кирәк кадәр юнып юкарткач, кайнар суга салып парландыралар. Парланган агачны бөгүче җайланмага куялар. Әлеге җайланма борыслар белән тыгызлап беркетеп куелган калканны хәтерләтә. Көянтә бөгелешенә туры килеп торган борыс – үрнәк, туры читле борыс – терәк дип атала. Көянтә ясалачак агачны бөгүче җайланмага урнаштырганнан соң, терәк белән агач арасына ике яклап ике чөй кагып кертәләр. Чөй кагылганда агач эшләнмә бөгелеп үрнәк борыска ныграк терәлә. Берничә көннән эшләнмә кибеп, көянтәнең җилкәгә салынасы өлеше дугаланып килә. Көянтәне кирәкле радиуска кадәр бау тарттырып та бөгергә була. Аннары көянтә очларына шөрепләр белән металл элгечләр беркетеп куялар – болары чиләк элү өчен. Әзер көянтәне тәрәзә пыяласы кисәкләре белән ышкып эшкәртәләр, наждак кәгазе белән шомарталар, буйыйлар, бизәкләр төшерәләр. Ярылмасын өчен көянтә өслегенә калай да кагыла.
Өлкән буын сүзләренә караганда, көянтә аерым очракларда 50 елга кадәр һәм аннан да күбрәк хезмәт иткән. Хуҗалыкта ул махсус кагылган чөйгә эленеп куелган.
Хәзерге вакытта көянтәләрне Татарстанда «Ива мебель» фабрикасы ясый. Ул Балтач районының Янгул авылында урнашкан. Фабрика 2012 елдан бирле үз җирлегендә традицион һөнәрчелекне торгызу белән шөгыльләнә. «Ива мебель» көянтәләрне талдан бөгә. Осталар әйтүенчә, алар елына 100-200 көянтә ясый ала, әмма аңа ихтыяҗ зур түгел.
Беренче карашка, көянтә авыр әйберләрне күчерү өчен хезмәт итә торган гап-гади җайланма. Ә бит уйлап карасаң, ул татар халкы йолаларының бик кирәкле бер атрибуты. Мәсәлән, татарларда «су юлы күрсәтү» йоласы бар. Туй көнендә яшь килен көянтә-чиләк белән суга барырга һәм тамчысын да түкмичә су алып кайтырга тиеш. Авыл халкы киленнең судан кайтуын күзәтергә чыга, шулай рәвешчә аның уңганлыгын бәяли.
Сабантуйның иң матур ярышларыннан берсе – көянтә-чиләк белән су ташу. Ярышта катнашучылар суны түкмичә финишка килеп җитәргә тиеш. Чиләгендә суы күбрәк булып, финишка иң беренче килеп җитә алган кеше – җиңүче. Бу уен билгеле бер тәҗрибә таләп итә, чөнки көянтәне беренче тапкыр иңенә куйган кеше җиңүгә артык өметләнә алмый.
Татар халкында көянтәгә бәйле ышанулар да киң таралган. Арча районы Өчиле авылында түбәндәге ышанулар яши:
– Көянтә аша атлап узсаң, көзән җыера.
– Мал-туарны көянтә белән кыйнасаң, көянтә кебек кәкре балалар туа.
– Юлда буш чиләкле хатын очраса – юлың уңмый, чиләкләре тулы булса – юлың уңа.
– Җомга көнне тәһарәт вакытында чишмәгә суга төшәргә ярамый, ул вакытта фәрештәләр су ала.
Хәзерге вакытта татарларда көянтә ясау һөнәре дә, ясау технологиясе дә югалып бара. Көнкүрештә исә берничә дистә ел элек ясалган көянтәләр кулланыла. Бүгенге көндә көянтәләрне күбрәк фольклор һәм театр коллективлары өчен җитештерәләр.
Аудио ОНКН
Арча Муниципаль районының МБУ "Арча Мәдәният йорты" фондының аудио язмасы
- Арский
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
1. Брусько З.М., Завгарова Ф.Х. В круге жизни. – Казань: Ихлас, 2013. – 224 с.
2. Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.У. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. – М.: Советский художник, 1990. – 210 с.
3. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: 3 томда. Казан: Татар. кит. нәшр., 1959-1967.
4. Сабантуй: методическое пособие / под ред. Ф.Х. Завгаровой. – Казань, 2012. – 76 с.
5. Хасанова З.Ф. Домашние производства из дерева у башкир Инзерского бассейна // Ватандаш. – 2017. – С. 174-193
Служебная информация
- Арский