- Арский
- Атнинский
- г. Казань
- Зеленодольский
- Кукморский
- Новошешминский
- Сабинский
- Тюлячинский
Развернутое описание ОНКН
Элек-электән татар хатын-кызлары традицион бизәнү әйберләрен бик теләп, яратып кулланганнар. Алар киемнең иң якты элементлары булып, милли костюмны тулыландырып торганнар. Күптөрле традицион бизәнү әйберләре арасында тукыма күкрәкчәләр аерым игътибарга лаек. Әлеге төр күкрәк бизәгеч 20х30 сантиметрдан алып 25х40 сантиметрга кадәрле, өске ягы трапеция формасындагы турыпочмаклы йомшак тукыма кисәгеннән гыйбарәт. Аны күлмәктәге күкрәк уемын каплар өчен кулланганнар: махсус бәйләвечләр ярдәмендә муенга бәйләп куйганнар.
Бизәү алымына бәйле татар хатын-кызларының өске күкрәкчәләрен дүрт төркемгә берләштереп карарга мөмкин. Беренче төркем - «түшлек»ләр, нигездә тәңкәләр белән бизәлгән. Күкрәкчәнең алгы ягы кара, яки сирәгрәк – кызыл тукыма белән капланган. Нигез формасы буенча әлеге күкрәкчәләр ике вариантта очрый: 1) аскы почмаклары түгәрәкләнеп килгән турыпочмаклы; 2) почмаклары түгәрәкләнмәгән турыпочмаклы [10, С. 44].
Мондый күкрәкчәләр Идел буе һәм Урал алды халыкларының күбесендә очрый. Әмма һәрберсенең үзенә генә хас бизәкләү рәвеше һәм орнаментлары бар. Тәңкәләр белән бизәлгән күкрәкчәләрне сергач мишәрләрендә (көмеш күкрәк), башкортларда (һакал), чуашларда (ама), көнчыгыш мариларда (налме мел), казахларда (алма), кыргызларда (ала тамак) очратырга мөмкин [10, С. 45]. С.В. Суслова фикеренчә, түшлекләр шушы җирлектә яшәгән фин-угор халкы традицияләре йогынтысында формалашкан [9, С. 141]. Казан татарларының мондый бизәнү әйберләре XVIII гасырда ук И.Г. Георгида [3], соңрак, М. Лаптевта [5], А.Ф. Риттихта [8] телгә алына.
Икенче төркем – «алынча», алтын җепләр белән бизәлгән озынча ярымтүгәрәк күкрәкчәләр. Бу төр күкрәк каплагычлар Пенза, Сембер һәм Саратов губернияләре татар-мишәрләрендә еш очрый. Алты яки сигез чуклы чәчәк чигүнең үзәк орнамент мотивы булып тора. Чәчәк нурлары кайчакта икегә аерылып, яфраклы үсенте рәвешен ала яки үзәк нокта тирәсендә бөтерелә. Түгәрәк үзәге аша үткән нурлар кояшка охшаш рәсем хасил итә. Мөгаен, бу саклау функциясен үтәүче кояшны (солярный знак) аңлаткан борынгы билгедер [11, С. 107]. Кайбер очракларда композиция уртасындагы әлеге билге күп яфраклы һәм чәчәкле ботак мотивы белән алыштырыла. Ботак үзе дә, яфраклары да үзәккә таба бөтерелеп килә. Бу вариация татарның алтын җеп белән чигешендә киң таралган [12, С.172]
Күкрәкчәләрнең «яга»/«яка» дип аталган өченче төркеме Урал арты татарларына һәм башкортларга хас. Бу күкрәкчәләр чын яки ясалма коралл мәрҗәннәр, еш кына коралл мәрҗәнле чуклар, тәңкәләр белән бизәлә. Әмма күкрәкчәләрнең беренче төркеме - түшлекләрдән аермалы буларак, җиз тәңкәләр монда төп декоратив элемент булып тормый [9, С. 141].
Күкрәкчәләрнең «изү» дип аталган дүртенче төркеме татарлардан һәм башкортлардан кала башка халыкларда очрамый. С.В. Суслова фикеренчә, изүне «Идел буе һәм Урал алды татарлары мәдәниятенең этноүзенчәлекле элементы» итеп карарга мөмкин [ 9, С. 139].
Изү аскы почмаклары түгәрәкләнгән дүртпочмаклы йомшак тукыма кисәгеннән (күп очракта бәрхет) гыйбарәт. Ул эре көмеш тәңкәләр, төймәләр, сәйләннәр, укалы тасмалар белән бизәлә. Изүнең кырыйлары төсле тукыма белән каймалап алына.
Кайбер галимнәр фикеренчә, бу төр күкрәкчәләр ак киндердән тегелгән күлмәкләрнең күкрәк уемын, җиңнәрен, итәген чигеп бизәү традициясеннән барлыкка килгән [10, С. 44]. XIX гасырда әлеге тукыма кулланылмый башлый. Аны төсле алача, соңрак ситсы алыштырган. Мондый төр чуар тукымадан тегелгән күлмәкләрнең күкрәк уемы тирәсендә чигелгән орнаментлар күренмәү сәбәпле, күкрәк өлешен тукыма аппликация белән каплый башлаганнар. Вакытлар үтү белән әлеге аппликация кием ансамбленең мөстәкыйль бер элементы – изү буларак формалаша [4, С. 66]. Бу очракта без күлмәк уемына куелып, күкрәкне саклау функциясен үтәгән тукыма кисәгенең махсус күкрәк бизәгечкә әверелүен күрәбез.[2, С. 90] Казан татарларында күлмәк уемы тирәсенә тегелгән тукыма аппликация дә, күкрәккә киелә торган бизәк тә «изү» дип атала [2, С. 228 ].
Н.И. Воробьев «изү»нең барлыкка килүен җирле фин-угор халыкларында күлмәк түшен чигеп бизәү традициясе белән бәйләп аңлата [1, С. 301]. Әмма алдарак билгеләп үтелгәнчә, күлмәк уемын фин халыклары гына түгел, татарлар да [6, С. 91], башкортлар да [7, С. 155] бизәгән. «Бай татар хатыны аның (күлмәкнең) күкрәген – төймәли торган урынын чигә»[3, С. 13], – дип яза И.Г. Георги.
С.В. Суслова фикеренчә, Казан татарларының «изү»е төрле яшьтәге хатын-кызлар өчен мәҗбүри бизәнү әйбере булып саналган[10, С. 80]. Н.И. Воробьев исә изүнең бары кияүдәге ханымнарның күкрәк бизәгече булуын, туташларның күкрәкчәне бөтенләй кимәүләрен ассызыклый [1, С. 244-245]. Р.Г. Мөхәммәтова билгеләп үткәнчә, күкрәкчәнең дини-магик функциясе - бала имезгән хатын-кызның күкрәген ят күзләрдән каплап тору. Галимә фикеренчә, аның төп орнаменталь мотивлары һәм декоратив-сәнгати бизәү алымнары: соляр билгеләр, төсле тукыма кисәкләреннән аппликацияләр, борынгы мәҗүси символлар булып тора[11, С. 190-107]. Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, без изүне кияүдәге хатын-кыз кием комплексының бер элементы дигән нәтиҗә ясый алабыз.
Изү беркайчан да алъяпкыч яки камзол, кесәбикә кебек тышкы кием өстеннән киелмәгән. Ә татарларның башка этник төркемнәре (аерым алганда, керәшеннәр) һәм башка халыкларның тәңкәле күкрәкчәләре алъяпкыч, хәтта җилән кебек кием өстеннән дә киелгәнлеге билгеле [10, С. 80]. Якынча XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башында күкрәк өлеше төймәләнә торган күлмәкләр барлыкка килгәч, изү кулланылыштан чыга [9, С. 139]. Р.Г. Мөхәммәтова мәгълүматларына караганда, андый күкрәкчәләр сирәк булсада ХХ гасыр урталарына кадәр өлкән буын ханымнарда очраштырган [11, С. 107-108].
Күкрәкчә әзерләү өчен нигездә фабрикада тукылган йомшак тукыма кулланганнар. Үлчәме 20х30 сантиметрдан 25х40 сантиметрга кадәрле дүрт почмаклы, аскы почмаклары түгәрәкләнеп килгән кәгазьдән өлге киселгән. Ике катлап бөкләнелгән тукыма кисәгенә өлгене куеп акбур яки сабын кисәге белән контурны сызганнар. Кайчы ярдәмендә күкрәкчәнең өлешләрен кисеп, бер-берсенә тоташтырып тегеп чыкканнар, махсус бәйләвечләр беркеткәннәр.
Күкрәкчәне күкрәккә беркетүнең төрле ысуллары булган: 1) күкрәкчәнең өске почмакларына эләктерелгән тасма белән муенга бәйләнгән; 2) күкрәкчәнең аскы һәм өске почмакларына аркылы тегелгән тасмалар белән аркага эләктерелгән; 3) күкрәкчәнең һәр почмагындагы дүрт тасма ярдәмендә беркетелгән [11, С. 106].
Изүнең түгәрәкләнеп торган ягы буйлап берничә рәт укалы тасма, тукыма кисәкләре теккәннәр, аларга төймәләр, сәйләннәр һ.б. беркеткәннәр. Тукымага тегеп кую өчен төрле зурлыктагы тәңкәләр кулланылган. Алар бер-берсен өлешчә каплап торырлык итеп тегелгән. Изүнең читләренә төсле җиңел тукыма тегеп чыкканнар.
Бүгенге татар ханымнары көндәлек тормышта изү кимиләр, аны бары милли бизәнү әйбере буларак кына кулланалар. Күкрәкчәләрне эксклюзив милли киемнәр җитештерү белән шөгыльләнгән ательелар, осталар тегәләр. Мәсәлән, инде 25 ел дәвамында заманча киемнәрдә милли традицияләрне яңартучы «Эбиволь» компаниясе осталары изүне тарихи аналоглары буенча да, заманча стильгә яраклаштырып та әзерли. Алар Татарстан Республикасы музейларында сакланып калган изү үрнәкләрен өйрәнә һәм милли традицияләрне торгызу өстендә зур эш алып баралар.
2017 елда Гөлнара Хамаева һәм Элара Шәйхи ачкан «Buro Banu» (Бюро Бану) авторлык ательесының эшчәнлеге дә зур игътибарга лаек. «Россия ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммит кысаларында үткәрелгән «Kazan Islamic Clothes» Халыкара мода фестивалендә «Бану» коллекциясе «2018 елның иң яхшы бренды» дәрәҗәсенә лаек булды. Ателье осталары металл бизәкләр, декоратив тасмалар һәм чуклар белән натураль бәрхеттән изүләр тегәләр.
Кием дизайнеры Гөлфия Шәйдуллина-Билалова да изүләр тегү белән шөгыльләнә. Ул халыкара конкурслар лауреаты, «Россиянең иң яхшы мөселман дизайнеры» титулы иясе (2015 ), «Заманча костюмнарда иң яхшы этник мотивлар» (2017) номинациясендә «Иң яхшы коллекция» кубогы иясе. Яшь дизайнер Оренбург дәүләт университетының архитектура-төзелеш факультетын тәмамлаган. Ул үз эшләрендә борынгы бизәнү әйберләрен, татар костюмнарына хас төсләр гаммасын, бизәү рәвешен тергезә.
Бүгенге осталарның эшчәнлеге нәтиҗәсендә, онытылып баручы тарихи костюм элементы булган изү, үз киемнәрендә милли колоритка омтылган заманча ханымнарның бизәнү әйберенә әверелеп бара.
Видеоматериалы ОНКН
Дополнительная информация
Библиография
1. Воробьев Н.И. Казанские татары. Этнографическое исследование материальной культуры дооктябрьского периода. – Казань: Татгосиздат, 1953. – 383 с.
2. Гаген-Торн Н.И. Женская одежда народов Поволжья. Материалы к этногенезу. – Чебоксары: Чувашгосиздат, 1960. – 228 с.
3. Георги И.Г. Описание всех обитающих в Российском государстве народов, их житейских обрядов, обыкновений, одежд, жилищ, упражнений, забав, вероисповеданий и других достопамятностей. О народах татарского племени. – СПб.: Изд-во Императорской Академии наук, 1799. – Ч. 2. – 178 с.
4. Завьялова М.К. Татарский костюм. – Казань: Заман, 1996. – 252 с.
5. Лаптев М. Материалы для этнографии и статистики России: Казанская губерния. – СПб. - 1861. – 616 с.
6. Мухамедова Р.Г. Татары-мишари: историко-этнографическое исследование. – Казань: Магариф, 2008. – 292 с.
7. Паллас П.С. Путешествие по разным провинциям Российского государства. – СПб.: Изд-во Императорской Академии наук, 1786. – Ч. 2. –Кн.1. – 476 с.
8. Риттих А.Ф. Материалы для этнографии России: Казанская губерния. – Казань. – 1870.
9. Суслова С.В. Татарский костюм: историко-этнологическое исследование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2018. – 239 с.
10. Суслова С.В. Женские украшения казанских татар середины XIX - начала XX в. - М.: Наука, 1980. – 128 с.
11. Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала середина XIX - нач. XX вв. - Казань: Фән, 2000. – 311 с.
12. Фасхутдинова Л.Ф. Золотное шитье татар-мишарей: особенности техники и орнамента // Этнографическое обозрение. – 2015. - № 4. – 169-176.
13. Черемшанский В.М. Описание Оренбургской губернии в хозяйственном и промышленном отношении. – Уфа: изд. иждивением Учен. ком. М-ва гос. имуществ, 1859. – 472 с.