Развернутое описание ОНКН
Көрәшнең меңьеллык тарихы бар. Билгеле булганча, әүвәл көрәш сугышчыларның физик һәм рухи яктан ныгыту, тәрбияләү өчен кулланыла, ә соңрак кабилә-ыру җыенында, бәйрәмнәрдә ярыш, тамаша буларак кереп китә.
Алтай җирлегендә борынгы кыя рәсемнәрендә төрле җанварлар аулау күренешләре белән беррәттән билбау көрәше төшерелгән сурәтләрнең табылуын әйтеп була. Алга таба көрәшнең үсеше, таралуы турында мәгълүматлар шактый. 921 елда Багдадтан Болгарга илче булып килгән танылган сәяхәтче галим Ибн Фадлан хезмәтендә Сабан туе, көрәш барышы тасвирлана [1, 4]. Гарәп сәяхәтчесе Әбү Хәмид әль Гарнати 1131 елда узенең Болгарга килү сәяхәтнамәсендә көрәшче - пәһлеваннар, милли бәйрәмнәрдә үткәрелүче көрәш бәйгеләре турында мәгълүмат язып калдыра [5]. ХI гасырга караган борынгы төрки әдәбиятта Йосыф Баласагунлының «Котадгу белег» («Бәхетле булу ») әсәрендә бил алышу турында мәкаль китерелә. Төрки халыкларның «Алпамыш» һәм татар халкының «Идегәй» дастаннарында, шулай ук Нәүрүз, Сабантуй кебек халык бәйрәмнәрендә көрәшү, көндәшеңне бил алышып җиңү ысуллары шәрехләнә [2].
Көрәшнең иң камил төренә галимнәр, гадәттә, «Кара каплан»ны кертәләр. Борынгы төрки кабиләләрдә, татарларда көнчыгыш көрәш сәнгатен «Кара каплан» дип атыйлар. «Кара каплан» ул - «кара леопард», «кара пантера» дигәнне аңлата. Белгәнебезчә, леопард нәзакәтле, матур сынлы, төгәл, тиз һәм яшерен хәрәкәт итүче җанвар. Болгар территориясе «Кара капланның» ватаны булып санала, билбаулы көрәш исә аның бер төре булып тора. ХIV гасырның иң танылган командиры һәм дәүләт эшлеклесе Тимерлан «Кара каплан» көрәш сәнгатен үз сугышчыларының, хәрбиләрнең физик әзерлеген яхшырту өчен кулланган [3].
Элек татар милли көрәше елына бер тапкыр, язгы кыр эшләре алдыннан – Сабан туенда уздырылган. Хәзер исә сабантуйлар табигатьнең иң хозур чорларында, кыр эшләре тәмамлангач, башлана. Сабантуйда көрәшне дөрес итеп үткәрү өчен алдан оештыру әгъзалары – авылның өлкән яшьтәге мөхтәрәм аксакаллары билгеләнә. Алар кем җиңгәнне, һәр җиңүчегә бүләк тапшыруны, тәртип саклауны тулысынча үз өсләренә алганнар, бер генә Сабантуйда да тәртип бозу очраклары булмаган. Көрәш бәйгесе исә түбәндәгечә оештырылган. Сабантуйларда бил алышырга теләгән һәр көрәшче фамилиясен, исемен, туган елын, авырлыгын, эшләгән урынын күрсәтеп үзе турында мәгълүмат бирә. Оештыручы көрәшчеләрне аерым төркемнәргә бүлеп, исемлекләр төзи. Катнашучылар бик күп булганда, очрашуларны олимпия системасы буенча, ягъни оттырган кеше шундук төшеп кала торган итеп үткәрәләр. Беренче әйләнештән соң бөтен көрәшченең яртысы гына кала.Алга таба көрәш шул ук тәртиптә, исемлектәге күрше белән күршенең очрашуы рәвешендә дәвам итә. Өч көрәшче калгач, «батырга көрәшү» өчен бау белән шобага тоту уздырыла. Кайсы көрәшче кем белән көрәшәсе бик гадел, шобага нәтиҗәсеннән чыгып билгеләнә. Әгәр көрәшче көндәшен җирдән (келәмнән) күтәреп, күкрәге, янбашы аша аркасына сала икән, аңа чиста–саф җиңү бирелә. Әгәр көрәш бер якның да саф җиңүе белән төгәлләнмәсә, судьялар җиңүчене, көрәшнең сыйфатыннан, кайсы якның күпме балл җыюыннан чыгып билгелиләр. «Батырга калу» – көрәштә башка көрәшчеләрне җиңеп, иң көчле булып танылуны аңлата.
Сабантуйның төп батырына, элек-электән килгән йола-гадәт буенча, тәкә бүләк итеп бирәләр. Соңгы елларда башка төрле кыйммәтле бүләкләр бирү дә гадәткә керә башлады, ә шулай да тәкә бирү – ул сабантуйның бер күркәм символы-бизәге. Батырның, тәкә күтәреп, мәйданны әйләнеп чыгуы үзе үк зур вакыйга.
Милли көрәшебезнең асылы гасырлар дәвамында сакланып, буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь булып, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Көрәш ул халыкның яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарлардагы көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Нәкъ менә көрәш, көрәш рухы халкыбызны саклап калган да инде. Татарча көрәш бүген халкыбызны дөньяга таныту, кемлегебезне күрсәтү һәм дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татараларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә. Яшь буынны физик һәм рухи яктан көчле, чыдам, сабыр, җаваплы, чын ир итеп тәрбияләү максатыннан бүген республикабызда көрәш секцияләре, спорт мәктәпләре эшли, даими рәвештә Татарстан, Россия күләмендә бәйгеләр үткәрелә.
2011 елда Татарстан тарихында беренче тапкыр милли көрәш буенча Казан шәһәрендә Дөнья чемпионаты узды. «Ак Барс» көрәш сараенда Корея, Иран, Таҗикстан, Беларус, Молдова, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан кебек илләрдән һәм, гомумән, барысы 27 илдән 120 көрәшче катнашты.
2020 елдан башлап Россия Көрәш Федерациясе Бөтендөнья Этноспорт Конфедерациясе составына керә. Конфедерация халыкара дәрәҗәдә милли һәм этник спорт төрләрен яңадан торгызу, саклау, үстерү һәм киң даирәгә тарату белән шөгыльләнә.
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
Чыганаклар:
- Ал-Гарнати А. Х. Путешествие Абу Хамида ал-Гарнати в восточную и центральную Европу (1131 – 1153 гг.): перевод с арабского – Москва: Наука, 1971. – 136с.
- Баласагуни Ю. Наука быть счастливым: избранные главы поэмы. – Москва: Художественная литература, 1971 – 158с.
- Идегей: татарский народный эпос / пер. с татарского Семена Липкина. – Казань: Татарское книжное издательство, 2019. — 269
- Ковалевский А. П. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921 – 922 гг.: статьи, переводы и комментарии – Харьков: Издательство Харьковского университета им. А. М. Горького, 1956. — 345 с
- Крачковский И.Ю. Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу / Академия Наук СССР; Институт Истории и Институт Востоковедения ; пер. и коммент. под ред. И. Ю. Крачковского. – Москва: Издательство Академии Наук СССР, 1939. — 193 с.
- Шәрәфетдинов Дамир Рауф улы. Сабан туе – халыкның яшәеше: Фәнни-популяр очерк. — Казан: Гасырлар авазы, 1997. – 312б.