- Балтасинский
- Сармановский
Развернутое описание ОНКН
Татарның иң борынгы декоратив иҗат төрләренең берсе булып металлны сәнгати эшкәртү тора. Археологик эзләнүләрдән күренгәнчә, әлеге болгар-татар һөнәре VIII-XVI гасырларга барып тоташа. Металлны нәкышьләү алымнары бизәнү әйберләрендә дә, көнкүреш җиһазларда да, корал ясауда да, ат җигү кирәк-ярагында да кулланылган [1].
XVI гасыр уртасыннан татарларда металлны нәфис эшкәртү аерым төр эшләнмәләр җитештерүгә тыюлар белән регламентлана. Казанны яулап алганнан соң, күп санлы баш күтәрүләр башлана. Аларда рус булмаган халыклар актив катнаша. Баш күтәрүчеләргә корал әзерли алмасыннар өчен җирле халыкка тимерчелек эше белән шөгылләнү тыела. Татар авылларында крестьян хуҗалыгы өчен кирәк-яракны рус тимерчеләре ясаган. Әлеге тыюлар XIX гасырда гына үз көчен югалта. Әмма бу вакытта җирле халыкта, шул исәптән татарларда да, тимерчеләр калмый. Шулай итеп тамырлары болгарларга барып тоташкан тимер эшкәртү традициясе өзелә.[2]
Җирле халыкларга тимердән кайбер көнкүреш әйберләрен генә җитештерергә рөхсәт ителгән. Болар – комганнар, су савытлары, табаклар һәм башкалар. Иң киң таралганы металлдан чүкеп ясалган комган була.
Татар комганының төп үзенчәлеге – аның борынын кош яки хайван башына охшатып эшләү. Бу үзенә күрә бер саклагыч бөти ролен уйнаган [3]. Металл эшләнмәләрне болай бизәү болгар декоратив сәнгатенең эчтәлеген һәм стилен ачып бирә – биредә күпмедер күләмдә образлы фикерләүнең мифологик системасы чагылыш тапкан. Алга таба бу ислам кануннары белән чикләнгән һәм металл әйберләрдә төрле декоратив бизәкләр өстенлек алган [4]. Еш кына комганга намаз уку вакытларын һәм тәсбихне символлаштыручы бизәкләр төшерелгән. Комганның капкачы ай куелган мәчет манарасы рәвешендә ясалган. Гадәттә татар комганының борынында боҗрасы булган. Мондый төр комганнарны «сөннәтле комган» дип тә атыйлар.
XV-XVI гасыр бакыр эшләнмәләренең уникаль үрнәге булып Татарстан Республикасының Милли музеенда сакланучы тар муенлы тоткалы чүлмәк санала. Әлеге нәзакатьле итеп бизәп ясалган җиз шәраб чүлмәге якынча XV-XVI гасырларда Казан ханы Мөхәммәтәминнең сарай остасы Насыйр тарафыннан ясалганлыгы билгеле.[5]
XIX-XX гасырларда комган күпчелек көнкүрештә кулланылган, шуңа да бизәксез генә ясалган. Комган ясау белән һәр татар авылында яшәүче бакырчылар шөгыльләнгән [6]. Нигездә тәбәнәк кенә бакыр һәм җиз комганнар ясаганнар. Шунысы игътибарга лаек, мондый формалы комган тәһарәт алганда суны чамалап тотарга мөмкинлек биргән. Савытның һәр детале уйланылган: муены нечкә, су түгелмәсен өчен борыны тар һәм озын. Киң төбе тотрыклылык биргән, комган аумаган. Ә капкачы өлкән яшьтәге кеше торганда таянырлык итеп эшләнгән.
Болардан тыш мәет юа торган махсус комганнар да булган. Бу максатларда кулланыла торган суның күләме алдан билгеләнгән һәм ул, кагыйдә буларак, комган саны белән үлчәнелгән. Җиде комган – ритуаль суның шартлы, сакраль үлчәме. Гәүдәнең физик торышына карап, мәетне юу өчен тугыз, кайчагында унбер комган су кулланылган.[7]
XIX гасырда комган ясау үзәге булып Казан һәм Казан губернасының Тәтеш, Чистай, Лаеш өязе авыллары саналган. Лаеш өязенең Югары Ачы авылында, мәсәлән, 55 хуҗалыкта комган ясаганнар. Җитештерү масштабы үсә барган: XIX – XX гасыр чигендә комган ясаучылар саны 80 нән 180 кешегә кадәр җиткән [8]. 1917 елга кадәр мондый савыт-саба Вятка губернасының Малмыж өязенә кергән Күкшел, Мәмәшир, Уразай, Янсыбы авылларында җитештерелгән [9]. Нижгар, Саратов губерналарында да комган ясау белән шөгыльләнүчеләр булган.
Казан губернасында иң зур металл эшләнмәләр җитештерү үзәкләренең берсе - сәүдәгәр Н.Д. Володинның Мамадыш өязенең Кукмара бистәсендә урнашкан шәхси предприятиесе. Кукмарада бакыр һәм җиз комганнар, самавырлар, савыт-саба һәм хуҗалык кирәк-ярагы җитештерү эше 1865 елдан башланган. Металл эшләнмәләр ясау эшенә 1851 елгы зур янгыннан соң ябылган Кукмара бакыр эретү заводыннан калган осталар җәлеп ителгән.
Володин маркасы белән җитештерелгән металл эшләнмәләрнең ассортименты турында өлешчә мәгълүматны 1890 елгы Казан фәнни-җитештерү күргәзмәсе каталогыннан алырга була [10]. Анда 6 төрле комган (кургаш йөгертелгән, яшел бакырдан, томпактан ясалган, юл комганы, азия комганы һәм кырлы комган), алар белән бер комплектта булган тазлар, мәчетләр өчен ритуаль савыт-саба, шулай ук 3 төрле самавыр кертелгән.
Сәүдәгәр Н.Д. Володинның бакыр әйберләр остаханәсендә 15 оста хезмәт куйган. Остаханә ел әйләнәсе эшләгән. Аның продукциясе, югары бәясенә карамастан, тирә-якта да, чит илләрдә дә танылган. XIX гасыр ахырында комганның бәясе 2 сумнан башлап 3 сум 50 тиенгә кадәр җиткән. Әзер товар Мәкәрҗә һәм Минзәлә ярминкәләрендә сатылган [11]. Кукмара осталарының эшләре Париж, Чикаго [12] күргәзмәләрендә тәкъдим ителгән. Хәзер алар Кукмара туган якны өйрәнү музееның фондларын бизи. Биредә «В Кукморе. Александр Володин», «В Кукморе. Братья Володины» (1890 г.) дип чүкеп язылган комганнар саклана.
Тора-бара Кукмарада бакыр эшенә игътибар кимегән һәм ул әкренләп юкка чыккан. Беренчедән, бу 1917 елгы революциядән соң булган предприятиелерне хуҗаларыннан тартып алу белән бәйле. Икенчедән, бакырчылыкны тимерчелек кысрыклап чыгарган. Революциягә кадәр үк тимерчеләргә ихтыяҗ зур булган. Көнкүрешнең төрле тармакларында тимердән ясалган әйберләр күбрәк кулланыла башлаган.[13]
Татар авылларында әле сирәк булса да бакырчыларны очратырга була. Татарстанның Балтач районы Кече Лыза авылыннан Илдар Мөхәммәтхан улы Солтанов шундыйдардан – ул самавырлар һәм комганнар эшли. “Берәү миннән җиз комган табып бирүемне сорамаса, бәлки, мин бу эшкә тотынмаган да булыр идем. Мин ул вакытта төсле металл җыю белән шөгыльләнә идем”, - дип искә ала оста. Илдар Солтановка бу һөнәр кызык булып тоелган. Җиз комганнар ясарга аны күрше Балтач авылында комган ясау остасы Габделфәт ага өйрәткән. Соңрак Илдар Солтанов тутыкмый торган корычтан ялтыравык комганнар да ясый башлаган. Бу аеруча катлаулы хезмәт, чөнки мондый комганның детальләрен махсус технология буенча тоташтырырга кирәк. Илдар Солтанов үзе ясаган металл эшләнмәләрен төрле күргәзмәләргә куя, ярминкәләргә алып чыга.
Күргәнебезчә, озак вакытлар комган татар йортының бик кирәкле бер җиһазы булган, өйдә тукылган сөлге һәм җиз ләгән белән бергә этник һәм дини символ булып саналган. Кызганыч, хәзер кулдан ясалган комганнарга ихтыяҗ бетеп бара, чөнки кибет киштәләрендә пластмас комганның күптөрле вариантлары тәкъдим ителгән.
Цинктан һәм бакырдан эшләнгән комганнар гадирәк булган. Аларга бик сирәк вакытта гына бизәкләр төшерелгән. Әзерләү технологиясе бераз үзгәрәк булган һәм хәзерге вакытка кадәр шул рәвешле сакланган. Калайга үрнәк куелып, кайчы ярдәмендә кирәкле үлчәмдә киселә һәм агач чүкеч ярдәмендә ике яктан комганнын кырыйлары бөгелә. Түгәрәкләнгән өлеш әйләндереп бикләнеп куела. Тоташтырылган җөйләре төелеп, тигезләп кургаш белән эретелә. Бу су агып чыкмасын өчен шулай эшләнелә. Комганның капкачы да калайдан ясала. Эш беткәч су салып, тикшерелеп карала.
[1] Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов) – Казань: Фән, 1995. – С. 140
[2] Воробьев Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и в настоящем – Казань, 1957. – С. 29.
[3] Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.У. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. – М.: Советский художник, 1990. – С. 14.
[4] Шунда ук, 15 б.
[5] Шунда ук, 16 б.
[6] Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов) – Казань: Фән, 1995. – С. 140
[7] Брусько З.М., Завгарова Ф.Х. В круге жизни. - Казань: Ихлас, 2013. – С. 123.
[8] Кустарная промышленность России. Разные промыслы. – СПб, 1913. – Т. II. – С. 364; Текущая статистика кустарных промыслов // Отчеты и исследования по кустарной промышленности России. – СПб, 1898. – Т. 5. – С. 370.
[9] Халиков Н.А. Промыслы и ремесла татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало ХХ в.). – Казань: Мастер Лайн, 1998. – С. 64
[10] Каталог Казанской научно-промышленной выставки 1890 г., состоящей под покровительством его императорского высочества государя наследника цесаревича / Н.А. Осокин – 2-е издание значительно дополненное.– Казань : Типография Н. А. Ильяшенко, 1890 – 121 с.
[11] Шунда ук
[12] Кустарная промышленность России. Разные промыслы. – СПб, 1913. – Т. II. – С. 365.
[13] Валиев Ф.Х. История Кукмора. Медные заводы. – Казань: «Идел-Пресс», 2013. – С. 154.
Изображения ОНКН
Казан губернасы Мамадыш өязенең Кукмара бистәсендә сәүдәгәр Н.Д. Володин остаханәсендә ясалган. Комганнар Кукмараның Туган якны өйрәнү музеенда саклана.
- Балтасинский
Казан губернасы Мамадыш өязенең Кукмара бистәсендә сәүдәгәр Н.Д. Володин остаханәсендә ясалган. Комганнар Кукмараның Туган якны өйрәнү музеенда саклана.
- Балтасинский
Тутыкмас корычтан һәм бакырдан ясалган комганнар
- Балтасинский
Видеоматериалы ОНКН
Илдар Мөхәммәтхан улы Солтанов белән интервью
- Бугульминский
Дополнительная информация
Библиография
1. Брусько З.М., Завгарова Ф.Х. В круге жизни. – Казань: Ихлас, 2013. –224 с.
2. Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). – Казань: Фән, 1995. – 190 с.
3. Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.У. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. – М.: Советский художник, 1990. – 210 с.
4. Валиев Ф.Х. История Кукмора. Медные заводы. – Казань: «Идел-Пресс», 2013. – 216 с.
5. Воробьев Н.И., Бусыгин Е.П. Художественные промыслы Татарии в прошлом и в настоящем – Казань, 1957. – 42 с.
6. Каталог Казанской научно-промышленной выставки 1890 г., состоящей под покровительством его императорского высочества государя наследника цесаревича / Н.А. Осокин – 2-е издание значительно дополненное. – Казань: Типография Н. А. Ильяшенко, 1890. – 121 с.
7. Кустарная промышленность России. Разные промыслы. – СПб, 1913. – Т. II. – 365 с.
8. Текущая статистика кустарных промыслов // Отчеты и исследования по кустарной промышленности России. – СПб, 1898. – Т. 5. – С. 370.
9. Халиков Н.А. Промыслы и ремесла татар Поволжья и Урала (середина XIX – начало ХХ в.). – Казань: Мастер Лайн, 1998. – 98 с.
Служебная информация
- Сармановский