- Атнинский
- Буинский
Развернутое описание ОНКН
Ислам тәгълиматы адәм баласының фани дөньяда кунак кына, вакытлы гына булуын искә төшереп, тормышның кадерен белеп, шәригать кануннарын үтәп, мәңгелектән курыкмыйча көн итү фәлсәфәсен күңелләргә сеңдерә. Фәлсәфи-әхлакый эчтәлекле мөнәҗәтләр инсанны нинди генә авыр хәл-әхвәлләргә юлыкмасын, һәрдаим Аллаһның кодрәтенә, ярлыкавына ышанырга, Коръән сүрәләрен укып, җанын тәрбияләргә, чистарынырга, эчке коллыктан арыныга, дөнья мәшәкатьләре алдында югалып калмаска өйрәтәләр. Ихласи таянычын Аллаһ һәм ул иңдергән ислам динебез ярдәмендә генә бар авырлыкларны җиңеп, күңел тынычлыгы, җан – тән рәхәте табарсың, – дип язылган «Инандым бер Аллага» мөнәҗәтендә. Инандым бер Аллага, Алланың барлыгына, Алланың берлегенә, Бердер илаһым бәнем. «Кыз бала», «Аерылгансың балалардан», «Әй, Мостафа Мөхәммәд», «Ялгыз агач», «Торып сахраларга чыгам», «Кайтыр идем туган илгә», «Балакаем, сиңа сүзем» кебек себер татарлары арасыннан язып алынган мөнәҗәтләрдә аерылу сагышы сабырлыкка, түземле, ярдәмчән булырга өндәүләр, өлкәнне олылап, балаларны дини рухта тәрбияләүгә чакырулартөрле төбәкләрдә яшәүче татарлар өчен уртак фәлсәфи-әхлакый юнәлешне тәшкил итәләр .
Фәлсәфи-әхлакый тармакның асылын тәшкил иткән мөнәҗәтләр шундый нәтиҗә кырына алып чыгалар: кеше булган кешенең иң зур рухи байлыгы – күңел көрлеге, дип өйрәтә иман. Ә күңел көрлеге – адәм баласын билгеле бер тәрбияви кысаларда тотучы олы көч. «Күңел байлыгы» һәм фәлсәфи-әхлакый компонентлар берсен-берсе тулыландырып киләләр. Фәлсәфә иҗтимагый аңның төп юнәлеше буларак, игътибарын «дөньяга карашны билгели торган белемгә юнәлтә.
Фәлсәфә үзенең үзенчәлеген чиксез тирән һәм гомуми, кешелекнең һәр буынына һәм заманына әһәмиятле булган сорауларын да ачыклый» .
Әгәр алсаң бу җанымны, якты әйлә иманымны,
Күтәр җитмеш хиҗабыңны, күләем бар дидарыңны. («Бакый әйлә иманымны»).
Тәндә җаным ничә көн миһман икәндер белмәдем.
Үтте гомерем, барысы вәйран икәндер, белмәдем. («Тәндә җаным»).
«Синең биш асылың» мөнәҗәтендә фәлсәфә әхлак кануннары белән кушылып, камил инсан намус, гакыл, әдәп, күңел, сабыр кебек сыйфатларны үзендә туплаган булырга тиеш. Гыйлемле булу кешене бизәүче сыйфат, оҗмах ишекләре ачылганда терәк таяныч булуына басым ясала. («Гыйлем артыкмы, малмы?» «Гыйлем өстәү фарыздыр», «Дин гыйлеме – татлы җимеш»). Бу мисаллар мөнәҗәтләрнең югары фәлсәфи-әхлакый сыйфатларны үстерү, саклау бурычын үтиләр.
Ул күпчелек мөнәҗәтләрнең атамаларына ук чыгарыла. «Ходаем, кыйл сабырлардан», «Кеше хәлен кеше белми», «Сабырлык бир, йә Кәрим», «Сабыр бирсен үзе Аллаһ», «Ходай бирсен әҗерләрен». Соңгы мөнәҗәт сабырлык турында уйланулардан аптырап калган шәхеснең эчке монологы, үз – үзе белән сөйләшүеннән гыйбарәт. Бу мөнәҗәтләрдә еш кулланыла торган әдәби алым. Әүвәл мөнәҗәтче туганнарына мөрәҗәгать итеп, аларны да кисәтә.
Сабыр итик, сабыр итик, сабыр итми ни хәл итик?
Сабыр итмичә туганнар, диваналар булып китмик.
Үзенең халәтен башкалар белән бүлешкәч, аңа җиңеллек килер дип уйлау да ярдәм итми. Үз хәсрәте үзендә кала. Ул бәргәләнә, уйлана һәм Ходайга мөрәҗәгатендә беркадәр вакытлыча булса да юаныч таба. «Ходаем кыйл сабырлардан!» мөнәҗәтендә әдәбиятта киң таралган капма-каршы кую, ягъни антитеза алымы кулланыла: «сабырларны Ходай сөйгән, сабырсызны ләгыйнь (шайтанның эпитеты) дигән» һәм Ходай аларны сөргән. Мөнәҗәтче кыю, үзенә охшамаганнарга кырыс бәя бирүдән дә тайчынып тормый. «Сабырларның «намнәре» сул як тарафыннан килер, ди. Үзен ул «ал як» тарафдарларына кертсә дә, Алладан сабырлык сорый. Күренә ки, мөнәҗәтләр үз холкы, фигыле булган шәхесләрне дә тудыра ала икән.
Мөнәҗәтләрнең сюжет-фабула канвалары, композицияләре бертөслерәк күренсәләр дә, сурәтләү чаралары шигырь төзелешләре, мәгънәгә ярашлы рәвештә, шактый бай һәм төрле.
Ходаем, кыл сабырлык
Сабырларны Ходай сөйгән, сабырсызны ләгыйнь дигән,
Ләгыйньнәрне Ходай сөргән, Ходаем, кыйл сабырлардан!
Сабырларның намәләре килер ал як тарафыннан,
Дәки уң як тарафыннан, Ходаем, кыйл сабырлардан!
Сабырсызның намәләре килер сул як тарафыннан,
Дәки арка тарафыннан, Ходаем, кыйл сабырлардан!
Ки тәкъдирдә шулай язган, сабырлык сорыйм алладан,
Сабырдарның эше уңган, Ходаем, кыйл сабырлардан!
Сабыр итик, сабыр итик, сабыр итми нихәл итик?
Сабыр итмичә, туганнар, диваналар булып китмик.
Сабыр итик, сабыр итик, сабыр итми нихәл итик,
Сабырсызның эше мөшкел, сабыр итми кая китик?!
Бер Ходаем үзе бирсен бу хәсрәтнең әҗерләрен,
Бу хәсрәткә сабыр итсәң,нурлы булыр калебләрең.
Алай итеп, болай итеп үтә минем гомерләрем,
Кайгы-хәсрәтләр белән күтәрелми күңелләрем.
Уйлый башым, уйлый башым, уйлама, башым, төрлесен,
Төрле уйлар уйлый-уйлый ялгыз гүрләргә керерсең....
Аудио ОНКН
Мөнәҗәт "Ана һәм бала"
Башкара: Нигъмәтҗанова Мәрвәр Мөбәрәкша кызы (1954 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Әнием-бәгърем"
Башкара: Хайруллина Әлфия Бари кызы (1951 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Ятимнәр авазы"
Башкаралар: дуэт Фаткуллина Руфия (1947 елда туган), Төхфәтуллова Зәүҗия (1940 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
1. Бакиров М. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008.
2. Бакиров М. Татарский фольклор. – Казань: Ихлас, 2012.
3. Исхакова-Вамба Р. А. Татарское народное музыкальное творчество. – Казань: Татар. кн. изд., 1997.
4. Мөнәҗәтләр (төзүче һәм сүз башы язучылар Р. Ф. Ягъфәров һәм А. Х. Садыйкова). – Казан: Иман, 2000.
5. Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
6. Татар халык иҗаты. Хрестоматия (төзүчеләре, кереш мәкалә авторлары Ф. Урманче, К. Миңнуллин). – Казан: Мәгариф, 2004.
7. Урманче Ф. Мунажат // Идель. – Казань. 1999. – с. 26–27.
8. Хөснуллин К. М. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: Раннур, 2001. 16. Юсупов Ф. Ю. Себер татарлары. Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. – Казан: КДУ нәшрияты, 2014