Развернутое описание ОНКН
Бу төркемгә тәкъдим ителгән, дөресрәге, тартылып торган мөнәҗәтләр сан берәмлеге ягыннан иң күпләре булса да, аларның беришесе жанрлык сыйфатлары тарафыннан бәетләргә, озын, моңлы җырларга якын торалар. Үзара тематик керешү сурәтләү чаралары уртаклыгында, хәтта бердәмлегендә дә сизелә. «Читкә киткән кеше мөнәҗәте», «Кайтыр идем туган илгә», «Ата-ана илә тормак дәүләттер», «Ике былбыл», «Сагынуларга юктыр дәва», «Илне сагынып булам дивана», «Ялгыз ана», «Үги бала зары», «Газиз бәбкәм», «Күрәчәгең уйла, мескен», «Куабыз фани дөньяны», «Әйдә, чыгыйк изге юлга», «Белмәдем» кебек күп санлы көйле, милли рухлы мөнәҗәтләр халкыбызның төп өлешенең дингә, яшәеш кануннарына тугрылыклы булып яшәүләренә мисаллар. Бу бүлеккә кергән мөнәҗәтләрнең үзәгендә «гаилә институтын», ягъни ата-ана һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне саклый алмаган кешеләрнең сагыш, юксыну, үкенү кичерешләре. Туганлык хисләрен саклау изге гамәлләрнең үзәгендә торырга тиешлеге искәртелә.
Берәр кайтып күрерменме печән чапкан тугайларым?
Эчем-бәгъремне шул өзә – еглап калды туганнарым. («Читкә киткән кеше мөнәҗәте»).
И кардәшләр, бән сезләрне күрсәм иде.
Бән дә сезнең белән йөрсәм иде. («Кайтыр идем туган илгә»).
Кяфер булганнар утта янарлар,
Тәмуг эчендә мәңге калырлар.
Оҗмахта булыр мөэмин бәндәләр,
Дөньяда чакта кыйлса гамәлләр. («Эчәрбез без әҗәл шәрабен»)
Тәкъдим ителгән яшәеш, тормыш-көнкүреш турындагы мөнәҗәтчеләрнең төрле һөнәр, белем дәрәҗәләре буенча аерылып торулары да сизелә. Дини, фәлсәфи-әхлакый мөнәҗәтләрнең укымышлы диндар кешеләр, шәкертләр, суфый шагыйрьләр иҗат итсә, ялгызлык моңын, аерылу сагышын, көн итү авырлыгын, якын кешеңне югалту (бу мәүзугъ бәетләр белән уртак) хәсрәтен сурәтләгән тезмәләр күбрәк хатын-кыз күңеленнән өзелеп төшкәннәр. «Аерылдым балалардан», «Бу сагышның бетәсе юктыр», «Күз өстендә кашым идең», «Сагынуларга юктыр дәва», «Анасыннан аерылган кыз зары», «Илне сагынган булам, дивана», «Кавышырга язсын безгә» һәм биредә аталмаган гаҗәп күп санлы мөнәҗәтләрнең үзәгендә ихласлылык, авыр кайгысы, хәсрәте, җан сыкрануы белән бүлешү һәм һәр низагтан арыну җәһәтеннән Аллаһка, динебезгә сыену. «Синең анаң түгелмени?», «Кылыйк тәүбә», «Әҗәлләргә дәвалар юк», «Мәңгелеккә ташлап киттең, балам», «Китик без шулай» мөнәҗәтләрен аналарга илаһи мөнәсәбәт, тормыш авырлыгына бирешмичә, якты гамәлгә чакырулар соңрак чорларда язылган мөнәҗәтләрнең рухын билгелиләр. Икешәр юллы мисраглардан торган «Китик без шулай» мөнәҗәтендә милли мәсьәләләр дә калкытып куела. Халыкны гафләт йокысыннан уятып, алга барырга, максатка барып җитергә өнди мөнәҗәтче.
Алданмыйм бер дә юк бар хыялга
Көндин көн алга китик без шулай.
Милләтне шуңа әйдәп яхшыга,
Чыгып яктыга китик без шулай.
Мөнәҗәтчеләр җәмгыятебездә үсеш авырлыкларын әйтеп, усалланып алудан да, файдасы булсын дип, каты-каты чеметеп алудан да тартынып тормыйлар.
Ата-анага хөрмәт бетәр, балалардан шәфкать китәр.
Туганнардиан рәхим китәр – менә шундый заман җитәр.
Дин гыйлемен уку бетәр, мәсҗедләрне вәйран итәр,
Галимнәрдән чалма китәр – менә шундый заман җитәр.
Ир балада гайрәт бетәр, хатын-кыздан хәя китәр,
Балалардан өмет бетәр – менә шундый заман җитәр.
Биналары биек булыр, эче тулы җиһаз булыр,
Дин дөньясы бозык булыр – менә шундый заман килер.
Галимнәре вәгазь сөйләр, кайберләре гайбәт сөйләр,
Адәм хәвеф белән үлер – менә шундый заман җитәр.
Атасыз бала күбәер, фәхишәлек, зина күп булыр,
Мәчетләрдә уен булыр – менә шундый заман җитәр.
Гөнаһны һич тә белмәсләр, биш вакыт намаз кылмаслар,
Заман каһәрен белмәсләр – менә шундый заман җитәр.
Фәкыйрь булса бирә алмас, ару булса күрә алмас,
Теле гаеп сөйләп армас – менә шундый заман җитәр.
Шундый дөньяга алданып, гомерләре үтеп китәр,
Әҗәл вакыты килеп җитәр – менә шундый заман җитәр.
Дөньялыкта ямьнәр бетәр, халык китәр уңга-сулга,
Изге гамәл һич кылмаслар, бихисап мал булыр кулда.
Зур-зур биналар салырлар, ашыгып анда барырлар,
Эчендә гауга корырлар – менә шундый заман җитәр.
Ир-хатыннар хәмер эчәр, төрле уеннар корырлар,
Ислам динен онытырлар – менә шундый заман җитәр.
Кяфер исеме киярләр, мине күрсеннәр диярләр,
Тәгамнең барын җыярлар – менә шундый заман җитәр.
Базарлар да очсызланыр, яңгырлар да сирәк явыр,
Хәрәм ашаулар күп булыр – менә шундый заман җитәр.
Халык әһле көчсез булыр, хәйләкәр адәм күп булыр,
Дин иясе гаҗиз булыр –менә шундый заман җитәр.
Балалары түрә булыр, хатыннары солтан булыр,
Һәм ирләре коллар булыр – менә шундый заман җитәр.
Аудио ОНКН
Мөнәҗәт "Буш үткәрмә"
Башкара: Хаҗиева Гөлнур Заһретдин кызы (1953 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Әйтәм, тыңлагыз мөнәҗәте"
Башкара: Хаҗиева Гөлнур Загретдин кызы (1953 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Бисмиллә әйтеп башлыймын"
Башкара: Равзетдинова Надия Вәли кызы (1957 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
1. Бакиров М. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008.
2. Бакиров М. Татарский фольклор. – Казань: Ихлас, 2012.
3. Исхакова-Вамба Р. А. Татарское народное музыкальное творчество. – Казань: Татар. кн. изд., 1997.
4. Мөнәҗәтләр (төзүче һәм сүз башы язучылар Р. Ф. Ягъфәров һәм А. Х. Садыйкова). – Казан: Иман, 2000.
5. Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
6. Татар халык иҗаты. Хрестоматия (төзүчеләре, кереш мәкалә авторлары Ф. Урманче, К. Миңнуллин). – Казан: Мәгариф, 2004.
7. Урманче Ф. Мунажат // Идель. – Казань. 1999. – с. 26–27.
8. Хөснуллин К. М. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: Раннур, 2001. 16. Юсупов Ф. Ю. Себер татарлары. Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. – Казан: КДУ нәшрияты, 2014