- Аксубаевский
- Атнинский
- Буинский
Развернутое описание ОНКН
Бу төр мөнәҗәтләрнең нигезендә Аллаһтан җавап алу, ачыклау, көтелмәгән, җылы, ихласи эндәш-мөрәҗәгать ята. Охшаш сүз-гыйбарәләрне, чагыштыру-сынландыруларны кабатлаган өслүб битараф яки гадәти (түбән) сөйләмне кабул итми. Сүз – бөек, илаһи көч турында бара.
Барча галәм юк чакта Ул бар иде.
Та әзәлдән бар иде, Җәббар иде.
Җен, фәрештә һәм адәм – берсе дә юк,
Һәм йәнә тугыз фәләк – һич берсе юк. («Бердер Аллаһ, бердер»).
яисә
Гамәлне мизанга салган да Аллаһ.
Җәннәт капусын ачкан да Аллаһ.
Туры юлга күндергән дә Аллаһ.
Тәмуг утын сүндергән дә Аллаһ. («Хак – хөкем кылучы – Аллаһ»).
Рамазан аеның соңгы ун көнендә мәчет-мәдрәсәләрдә, авыз ачу мәҗлесләрендә укыла, әйтелә торган «Әлвидагъ» мөнәҗәтләр арасында аерым урын били. Аңа бәя биргәндә, «Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-Фирак, Әл-Фирак, Йә Шәһри Рамадан» кебек сүз-гыйбарәләрнең кабатлана килүендә, гомумән мөнәҗәтләрнең әүвәл гарәп-фарсы телле ислам мәдәниятендә туганлыгына ишарә саклана. Татар мөхитендә әлеге мөнәҗәтнең, аңа охшаганнарның саклануының бер сәбәбе исламны теләп кабул итү булса, икенчесе – алар үзебездә тәңречелек чорында туган келәү-алкышлар, кешене күмгәндә, бәла-каза килгәндә туган тезмә әсәрләр белән табигый рәвештә кушылып китүләрендә. Гарәп-фарсы мохитендә туган мөнәҗәтләр ислам диненең галәми (идеологик) нигез-өлгесенә утыртылганнар. «Кичер безне, Йә Аллаһ, Ләә Иләәһә Илләллах», дип мөэмин-мөселманнарның турыдан-туры Аллаһка мөрәҗәгате, ихластан теләкләр теләве, соңрак – мөнәҗәтләр догасы буларак исламны кабул иткән һәр халыкның үз телендә башкарылганнар. Тик гомуми мөрәҗәгатьләрдә генә гарәп-фарсы алынмалары сакланган. Һәр очракта да (күп теллелектә дә) суфыйчылыкның нигезендә яткан гүзәллекнең чыганагы Аллага платоник-гыйффәтле гашыйклык үзәктә торган. Алланы, аның җирдәге илчесе Мөхәммәдне сөю фани дөньяда ук мәңгелек рәхәткә ирешү. Ислам кабул иткән инсан әүвәл «Көндезләрен уразада, Кичләрен без намазда», дип кат-кат кабатлап хисап тотса да, «Кичер безне, Йә Аллаһ», дип ярлыкавын сорап, үтенеп торудан тайчынмый. «Әлвидагъ» югары өслүбтә «төшерелгән» булса да, дин, ураза тотуның да үз гамәлләре, гадәти төшенчәләр турында да уйланырга мәҗбүр итә.
«Әлвидагъ» мөнәҗәте (Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә укыла)
Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак
Йәә Шәһри Рамадән
Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда.
Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах,
Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах, Мухәммәдүррасулуллаһ.
Коръән иңде бу айда, нурлар иңде бу таңда
Ашкын-ашкын, әй бәндә, изгелекләр эшләргә.
Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак
Йәә Шәһри Рамадән
Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда
Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах
Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах.
Рамазанның башында, һәрбер бәндә каршына
Фәрештәләр иңәрләр, гөнаһтан котыл, әй бәндәм диярләр.
Әлвидагъ, Әлвидагъ, Әл-фирак, Әл – Фирак
Йәә Шәһри Рамадән
Көндезләрен ураза, кичләрен без намазда
Кичер безне, Йәә Аллах, Ләә Иләәһә Илләллах
Ләә Иләәһә Илләллах, Ләә Иләәһә Илләллах, Мухәммәдүррасулуллаһ.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөньяга килүенә багышланган «Мәүлид» мөнәҗәте күләме, гарәп-фарсы лөгатьләреннән кереп калган сүз-гыйбарәләрнең күплеге ягыннан да башкалардан аерылып тора. Ул шәрыкъ әдәбиятында калыплашкан тәүхид (гарәп атамасы – бер итү, берләштерү) жанрында язылган. Әүвәл, монотеистик мәүзугъка, ягъни Мөхәммәд пәйгамбәргә күчкәнче, Алланың берлегенә, гадел бөеклегенә, дөньяны яратуына дан җырлана. «Әүвәл Аллаһ исемен зөкер итәем» һәм шуннан соң гына «башка эшемә керешәем», ди мөнәҗәтче, башкаларны да шулай эшләргә, яшәргә чакыра. Башка мөнәҗәтләрдә әйтелгән, Аллаһ кылган бөек гамәлләрне санап китә.
Һәм әзәлдән бай иде, Җаббар иде.
Җен-фәрештә һәм адәм берсе дә юк.
Һәм янә тугыз фәләк һичберсе юк.
Бер Ходай юктан бар итте дөньяны дип, ошбу фикерен кат-кат кабатлаганнан соң, бер васыять сөйләргә вәгъдә итә һәм исемгә чыгарылган «Мәүлид» сүзенә – мәгънәсенә әйләнеп кайта. Дөньяны юктан бар иткән Аллаһның җирдәге илчесе – яраткан нәбие Мөхәммәд пәйгамбәргә күчә. Мөхәммәднең атасы Габдулланы, анасы Әминәне рәхмәт нурында коендыргач, «инде аның килүе булды ул, бер гаҗәп нур, нәкъ кояшның яктысы булды», дип үзенең шатлыгын белдерә. Мөнәҗәтче сөекле пәгамбәребезнең тууын кешелек уйлап тапкан иң сөенечле мактау сүзләренә, мәдхияви гыйбарәләргә төреп бирә. Мәсәлән, иҗатчы-сөйләүче янына килеп утырган өч хур кызы: «Мостафа килә!» – диеп гәп коралар. Аның бөек шәхес, гыйльми дәүләтнең солтаны булачагын әйтәләр. Төп фикерен тыңлаучыга «Ул Рәсүлнең сөннәтеннән бизмәгез», дигән үтенечен соңгы юлларда әйтеп калдыра.
Әүвәл Аллаһ исемен зикер итәем
Соңра башлап һәр эшкә керешәем!
Эш башында кем аны зикер итәр
Ул эшен Аллаһ аңа ансат итәр
Аллаһ исемен зикер итеп эш башламак
Һәркемгә ваҗип тиештер аңламак
Булсын Аллаһ исеме белән һәр эшең
Бушка китмәс эшләгән һәрбер эшең!
Шул илә Аллаһ дисә кемнең теле
Барча гөнаһы түгел яфрак кебек.
Пакъ булыр Аллаһ исемен зикер иткән
Ирешер максатына Аллаһ дигән.
Килегез чын күңелдән Аллаһ диеп
Күзләрдән яшьләр түгеп без ах итик.
Шулай итсәк буш куймас Аллаһ безне
Рәхмәте киң, ярлыкар һәммәбезне.
Бердер Аллаһ, берлегенә шөбһә юк
Диде Әминә вакыт җитте тәмам,
Килә инде дөньяга хәйрел – әнәм.
Эсселектән сусадым гаять каты
Шул вакыт эчерделәр бер ширбәт.
Ап-ак иде кардан да салкын иде
Бу дөньяда һич юк иде.
Эчтем аны барлык әгъзам булды нур
Эчмәгән тышым атылды нур
Килде бер аккош канаты очып
Аркамнан ул сыйпады монда төшеп.
Тулды шул сәгатьтә султан иле
Нурга тулды бар сәмәват – зәмин. (күкләр – җир)
Әгәр шәфәгать кирәк исә эзләгез,
Ул Расүлнең сөннәтеннән бизмәгез.
И-и, Мөхәммәд Мостафа син, ий Расүл,
Кыл шәфәгать безләргә яүмүн-нүзүл.
Ул рәсемнең сүрәтеннән бизмәгез.
Әссаләәтү үәсәләтү, гәләйкә йә Рассулуллаһ.
Әүәсәләтү мәгәләйкүм йә нәби Аллаһ Әссаләәтү үәсәләтү мәгәләйкүм йә габи Аллаһ Әссаләәтү үәсәләтү мәгәләйкүм хайрил хакилләһ Әссаләәтү үәсәләтү мәгәләйкүм йә Шәфия мөслимин Әссаләәтү үәсәләтү мәгәләйкүм сәйтин әүвәлин әүвзл ахирин. Лә илаһы галәмин.
Шул рәвешле, дини мөнәҗәтләр Коръән, аны тәфсилләүче мәгълүматларга, мифологиягә, телдән-телгә күчә килгән хатирәләргә, милли аң рудиментларына таяналар. Күп очракта хыял уены, эчке вә мантыйк сиземләү, иҗатчының фикерләү сәләте, дини-гыйльми әзерлеге әһәмияткә ия. Иң камил мөнәҗәтләр фарсы, гарәп, саф татар телендәгеләре Утыз Имәни, Мәүлә Колый, Шәмсетдин Зәки, Акмулла, Кандалый каләмнәре казанышы, (алданрак искәртелгәнчә, хәзерге сүз осталары да мөнәҗәтне рухи дөньяны психологик нечкәлек белән ачуның иң ышанычлысы саныйлар).
Дини мөнәҗәтләрнең структур-композицион үзенчәлеге әһәмияткә ия. Аларда еш кына «икеләтелгән проекция» алымы кулланыла, иҗатчы әүвәл «читтән торып» олы затларга мәдхия яудыра, соңгы юлларда үзенең барлыгын исенә төшереп, гөнаһларын ярлыкауны, шәфкать көтүен әйтеп тәмамлый. Ул тар эгоист түгел, үтенечен барча мөселман кардәшләре исеменнән әйтә. Адәм балаларының бар авырлыкларга түзүенә хыялында йөрткән оҗмах ләззәтләренең якты нуры балкып торуы ярдәм итә. «Әманәт», «Иярмәк тиештер сөннәткә», «Потлар егылган бу көн», «Барча инсан нигә шатлана?», «Әйтик әле салаватны», «Хак дингә багышланган гомер» һ. б. Биредә атап үтелгән классик мөнәҗәтләр һәр инсанны фанилыкта дөрес яшәргә, башка дөньяга әзерләүче гамәлләре шактый уйланылган булуга чакыра.
Аудио ОНКН
Мөнәҗәт "Укы Коръән илә намаз"
Башкара: Ситтигуллин Рафил Фәтхрахман улы (1962 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "И Аллаһым, диде Муса"
Башкара: Зиганшина Фәрхинур (1957 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Пәйгамбәребез Мөхәммәд"
Башкара: Зиганшина Фәрхинур Барый кызы (1957 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Изге сүз"
Башкара: Нигъмәтҗанова Мәрвәр Мөбәрәкша кызы (1954 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Аллаһыма шөкер кылам".
Башкара: Халикова Фәридә Фәтхрахман кызы (1958 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Лә иләһә иллаллаһ"
Башкара: Зарипова Рәйхана Галимулла кызы (1953 елда туган).
Язып алу вакыты: нояабрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Аятел Көрси"
Башкара: Низамова Нурдания Гәрәй кызы (1958 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Инандым бер Аллага"
Башкара: Зиганшина Херия Сәфәр кызы (1965).
Язып алынды: Буа районы, Яңа Чәчкап авылы.
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Иман нурын яктыртыр"
Башкара: Хәйруллина Сиринә (1977 елда туган).
Язып алынды: Буа районы, Яңа Чәчкап авылы.
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Теләкләрем"
Башкаралар: дуэт Фаткуллина Руфия (1947), Тухфатуллова Зәүҗия (1940).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Ярлыкауны сорыйм"
Башкара: Фаткуллина Руфия Мөбәрәкша кызы (1947 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Бу мөбәрәк җомга көн"
Башкара: Хайруллина Әльфия Бари кызы (1951 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Дин гыйлеме, татлы җимеш"
Башкара: Хасанова Рәзинә Гәрәй кызы (1959)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Буинский
Мөнәҗәт "Сабырлык"
Башкара: Нигъмәтҗанова Мәрвәр Мөбәрәкшә кызы (1954 елда туган)
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Сабырлык"
Башкара: Сираҗиева Гөлүзә Абрар кызы (1967 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Атнинский
Мөнәҗәт "Аллаһыга шөкер кылам"
Башкара: Кармышева Алия Ризалетдин кызы (1956 елда туган).
Язып алу вакыты: декабрь, 2022 ел.
- Аксубаевский
Мөнәҗәт "Бердер иляһым бәнем"
Башкара: Ахметвалиева Сәрмәдия Хабибулла кызы (1949 елда туган).
Язып алу вакыты: декабрь, 2022 ел.
- Аксубаевский
Мөнәҗәт "Диде Муса"
Башкара: Кармышева Алия Ризалетдин кызы (1956 елда туган).
Язып алу вакыты: декабрь, 2022 ел.
- Аксубаевский
Мөнәҗәт "И дусларым, гамәл кылыйк"
Башкара: Фатыйхова Гөлнур Хафиз кызы (1967 елда туган).
Язып алу вакыты: декабрь, 2022 ел.
- Аксубаевский
Мөнәҗәт "Лә Иләһә Иллааллаһе"
Башкара: Садриева Галия Хамзә кызы (1958 елда туган).
Язып алу вакыты: ноябрь, 2022 ел.
- Аксубаевский
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
1. Бакиров М. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008.
2. Бакиров М. Татарский фольклор. – Казань: Ихлас, 2012.
3. Исхакова-Вамба Р. А. Татарское народное музыкальное творчество. – Казань: Татар. кн. изд., 1997.
4. Мөнәҗәтләр (төзүче һәм сүз башы язучылар Р. Ф. Ягъфәров һәм А. Х. Садыйкова). – Казан: Иман, 2000.
5. Нигъмәтҗанов М. Н. Татар халык җырлары. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.
6. Татар халык иҗаты. Хрестоматия (төзүчеләре, кереш мәкалә авторлары Ф. Урманче, К. Миңнуллин). – Казан: Мәгариф, 2004.
7. Урманче Ф. Мунажат // Идель. – Казань. 1999. – с. 26–27.
8. Хөснуллин К. М. Мөнәҗәтләр һәм бәетләр. – Казан: Раннур, 2001. 16. Юсупов Ф. Ю. Себер татарлары. Себер татарлары. Рухи мәдәният җәүһәрләре. – Казан: КДУ нәшрияты, 2014