Развернутое описание ОНКН
Ватанны саклау – һәр егетнең иң изге бурычы һәм элек-электән килгән канун. Безнең әби-бабаларыбыз да солдатка китүне зурлап үткәргәннәр.
Борынгыдан килгән йолаларыбыз инде онытыла, юкка чыга баралар дип әйтсәк тә, әле халкыбыз хәтерендә, өлкән буын кешеләренең телендә бик күп истәлекләр, тел һәм рухи байлыгыбыз саклана. Ул хәзинәләрнең күпчелек өлешен без бары тик халыкның үзеннән өйрәнеп, тел осталарын һәм йола белгечләрен сөйләтеп кенә белә алабыз.Борынгыдан килгән йолалар һәрвакыт төрле ырымнар, серле тылсымлы такмаклар яки җырлар белән үрелеп бара һәм алар шул йоланың аерылмас бер өлеше, аның бизәге булып та торалар. Аларда халыкның борынгыдан килгән ышанулары һәм күзаллавы чагыла. Гаилә-көнкүреш йола иҗатына бәйләнешле, әмма моңарчы тиешле игътибар бирелмәгән тагын бер йола бар. Аны халыкта армиягә яки солдатка озату йоласы дип йөртәләр. Тарихтан билгеле булганча, патша армиясенә алынган кеше баштагы чорда 25 ел буена солдат хезмәтендә булырга тиеш булган, аннары бу вакыт – 20, 15 елга, тагын да соңрак 6 елга калдырылган. Шуңа күрә дә гаилә корып, җимертеп тормыш көтәргә тиеш ир-егетнең йортыннан озак вакытка аерылуы авыр кичерелгән. Элек солдатка алыну һәм озату, гомумән, язучы, галим Шиһабетдин Мәрҗәни язганча, җирле хакимият кылган “күп золым һәм җәберләр” белән бергә кушылган. Шул фаҗигале хәлләр гомумиләштерү рәвешендә чыгарылган “Солдат бәете”ндә дә чагылыш тапкан:
Приемный ишеге тар ләхеттән тар икән,
Приемный эчләрендә җан алучы бар икән.
Борылыш-борылыш баскычтан борылып менә солдатлар,
Бөрмәле чикмән кимәс өчен буылып егълый солдатлар.
Совет чорында солдатка алыну, армия сафында хезмәт итеп кайту һәр ир-егетнең мөкатдәс бурычы итеп игълан ителгән һәм хәрби хезмәткә озатуның тантаналы рәсми йолалары барлыкка килгән. Әмма, шул ук вакытта, яңа төсмерләр ала-ала, халыкның традицион озату йоласы да дәвам итә. Солдатка алынган яшьләрнең үзләре генә җыелып һәм дә гаиләдәге якыннары, сөйгән ярлары белән бергә хушлашу мәҗлесләре үткәрүләре, авыл урамы буйлап гармунда уйнап, саубуллашу җырлары җырлап йөрүләре менә шуннан килә. Ә болары – шул йолага бәйле җыр үрнәкләре:
Без урамнан үткән чакта ачуланмасын кеше;
Ир баласы булган кеше күрми калмый бу эшне.
Без урамнан үткән чакта ачуланма, агайлар,
Ачуланмагыз, агайлар, без китәсе малайлар.
Урам буе коймагызга сандугач кунар әле,
Шаулап торган урамыгыз, без киткәч тынар әле.
Әнкәй, ашың кайнар булсын, бүлеп куеп суытма,
Бар балам да янымда дип, читтәгесен онытма.
Мисаллардан күренүенчә, әлеге җырларда солдатка китәр алдыннан үзләрен иркен тотуларын гаепләмәскә, күпсенмәскә чакыру да, аерылу сагышы да, саубуллашу сүзләре дә бар. Ата-бабадан калган гадәт буенча, өйдән чыгып киткәндә егет матчага соңгы ипи сыныгын кыстырып калдыра торган булган һәм аерым гаиләләрдә бу хәзер дә саклана. Әлеге гадәтнең нигезендә читкә китүченең өйдә җыясы ризыгы кала, ул, һичшиксез, кире әйләнеп кайтырга тиеш дигән ышану ята. Солдатка (яки сугышка) китүченең элегрәк, кулъяулыкка төреп, үзе белән туган җир туфрагын алып китү гадәте булганлыгы да мәгълүм. Монысы инде ата-ана йортына туган җир туфрагы тартып кайтарсын өчен шулай эшләнгән.
Дополнительная информация
Библиотека об объекте
Библиография
- Бакиров, М.Х. Татар фольклоры. Югары уку йортлары өчен дәреслек / М.Х. Бакиров.- Казан: Мәгариф, 2008.- 359 б.
- Баязитова, Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары./Ф.С. Баязитова. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995. -111б.
- Бусыгин, Е.П. Семейная обрядность народов Среднего Поволжья. Историко - этнографические очерки / Е. П. Бусыгин, В. И. Яковлев. - Издательство Казанского университета, 1990.- 129 с.
- Уразманова, Р.К. Современные обряды татарского народа. Историко – этнографические исследование / Р.К. Уразманова. - Казан: Татарское книжное издательство, 1984.- 23-31 с.
Служебная информация
- Лениногорский