Лекцияләр циклын булдыру идеясе Камал театрының архитектура концепциясенә Ачык халыкара бәйге үткәрү барышында барлыкка килде. Татарстан тарихчылары һәм мәдәният белгечләре конкурсантларны татар мәдәнияте белән таныштырып кына калмыйча, аларга ниндидер милли идея дә бирергә тиеш иделәр, дип яза Татарстанның Мәдәният министрлыгы.
Белгечләр эсселар язды (әлеге материаллар белән җентекләбрәк конкурс сайтында танышырга мөмкин) һәм тикшеренүләргә нигезләнеп, видеолекцияләр яздырды. Бәйгедә катнашучы 14 ил архитекторлары экспертларның ярдәмен югары бәяләделәр, алга таба үз проектлары өстендә эшләү өчен бирелгән белемнәрнең кыйммәтен таныдылар һәм үзләренә татар халкы дөньясын ачу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр. Нәтиҗәдә барлык материалларны да киң катлау тамашачыларга аңлаешлы итәргә, мәдәният белән кызыксынучыларга белем һәм эшләнмәләр белән уртаклашырга карар кылынды. Ә инглиз һәм рус телендә уңайлы видеоформат һәм субтитрлар бәйге кысаларын республикадан читкә чыгып киңәйтү мөмкинлеге бирде.
Цикл түбәндәге лекцияләрдән тора:
Камал театры: тарих һәм киләчәккә караш. Лекциянең авторы — Камал театрында күп еллар хезмәт иткән танылган театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов. Алып баручы — Камал театры артисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рамил Вәҗиев.
Эссе «Камал театры: тарих һәм киләчәккә караш»
https://theatre.tatar/storage/app/library/files/Vekhi_istorii.pdf
Татарларның сәнгати мәдәнияте. Лекциянең авторы һәм алып баручысы — сәнгать фәннәре докторы, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, татар театры һәм сәнгать тарихы турында китаплар һәм мәкаләләр авторы Рауза Солтанова. https://youtu.be/1jUVoDNXv6E
Эссе «Татарларның сәнгати мәдәнияте»
https://theatre.tatar/storage/app/library/files/Hudozhestvennaya_kultura_tatar.pdf
Перформанс һәм мәдәниятне деколонизацияләү турында. Лекциянең авторы һәм алып баручысы — философия фәннәре докторы, ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институты директоры урынбасары, Амстердам университеты ассистенты-профессоры Альфрид Бустанов.
Эссе «Театр киңлеге һәм мәдәниятне деколонизацияләү»
https://theatre.tatar/storage/app/library/files/Teatralnoe_prostranstvo.pdf
Беренче лекция — «Камал театры: тарих һәм киләчәккә караш» — ул үзенә күрә ликбез, татар театрының 30 минут эчендә сөйләнгән кыскача тарихы. Лекцияне алып баручы Рамил Вәҗиев татар театры барлыкка килүнең социомәдәни контексты һәм аның катлаулы тарихы турында сөйли. Тамашачы әлеге лекция аша татар театрының кайда барлыкка килүен, аны оештыруда нинди шәхесләр катнашуын, татар театрының күчмә театрдан башлап бүгенге көнгә кадәр ничек үзгәрүен, аның тарихы нинди локацияләр белән бәйле булуын һәм аның тамашачысы кем икәнен, революция, сугыш һәм репрессияләрнең татар театр сәнгатенә нинди йогынты ясавын белә ала.
Икенче лекциядә Рауза Солтанова тамашачыларны татар йорты һәм декоратив-гамәли сәнгать кебек татар сәнгатенең төп компонентлары белән таныштыра. Ярты сәгать эчендә татарларның тарихи һәм географик хәле халык мәдәниятенә һәм сәнгатенә ничек йогынты ясавын, татар монументаль архитектурасының нинди сыйфатларга ия булуын, интерьерда татарларның рухи һәм эмоциональ мохитен ничек булдыруын, ислам динен кабул итү һәм Казан ханлыгын яулап алу Татарларның декоратив-гамәли сәнгатенә нинди йогынты ясавын белергә мөмкин. Ә лекция ахырында Рауза Солтанова фәнне тирәнрәк өйрәнү өчен әдәби киңәшләр бирә.
Циклның өченче лекциясендә Альфрид Бустанов татар мәдәниятендә перформанс тарихы узган хронологияне һәм этапларны сурәтли, татар театрының суфизм тарихы белән ничек бәйле булуы, башка милләтләр белән глобаль бәйләнешләрнең ничек өзелүе, үз рухи тәҗрибәсеннән ераклашуы һәм татар мәдәниятен деколонизацияләү турында сөйли. Бустанов татар театры үсешендә пространствоның роле һәм мәдәни институтларның урнашу урыны укучыларга ничек йогынты ясавы хакында фикерли.
Шулай итеп, барлык өч лекция авторлары да рефлексиянең мөһим булуын җиткерә һәм тарихи хәтерне яңадан барларга киңәш итә. Камал театрының 115 еллык тарихын анализлап, зур ышаныч белән әйтергә була: театр сәнгате милли үзаң белән тыгыз бәйләнгән. Хәзер дә Камал театры яңа чор бусагасында тора. Киләсе үзгәрешләр бөтен милли дөньяга мөрәҗәгать итү ихтыяҗы тудыра: безгә яңа эстетик тел табарга һәм татар театрының нинди булырга тиешлеген аңларга кирәк! Бу архитекторлар һәм Театр эшлеклеләре өчен генә түгел, ә мәдәнияткә битараф булмаган барлык кешеләр өчен дә мөһим.