Билгеле булганча, Татарстанда республика сәнгать осталары декадасы уза. Ул әлеге хөрмәт ияләренең юбилейларына багышланган.
Шул уңайдан без студиягә Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, танылган композитор Резидә Әхиярованы чакырдык.
4 июнь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.