Әтнә төбәгенең Олы Мәңгәр авылы Мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театры якташлары – язучы Рөстәм Галиуллин пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Хикмәтле туган көн» дип аталган спектакль тәкъдим итте.
Тамашачылар үзешчән артистларның ихлас уйнауларына чын күңелдән сөенеп, аларны алкышларга күмде. Спектакльнең режиссеры Гөлсинә Шакирова билгеләп үткәнчә, халык театрлары тамашачыны рухи яктан тәрбияләп, театр жанрына мәхәббәт уята.
Тамашага автор, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин үзе дә кайтып, иң җылы хисләре белән уртаклашты. Әлеге спектакльне театр коллективы Әтнә төбәге авылларында һәм күрше Арча районында да тәкъдим итәчәк.