«Милли кунакханә»гә бик талантлы бер егетне чакырдык. Ышаныч бик зур: киләчәктә татар музыка сәнгатендә ул үз исемен алтын хәрефләр белән язачак. Бу сүзләрнең хаклыгына әңгәмәне карагач үзегез дә инанырсыз.
Студиябез кунагы – Казан дәүләт мәдәният институтының II курс студенты, музыка уен коралларында виртуоз уйнаучы Әмирхан Заһидуллин.
3 ноябрь 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.