Билгеле булганча, шушы көннәрдә башкалабызнын Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Келәм тукучы осталарның төбәкара съезды булып узды. Анда Татарстаннан һәм Россиянең 8 төбәгеннән килгән һөнәрмәннәрнең 150 эше тәкъдим ителде. 9 ноябрьгә кадәр затлыдын-затлы кулдан тукылган келәмнәр күргәзмәсен сез дә барып карый аласыз.
«Милли кунакханә»гә исә әлеге чарада актив катнашкан кул эшләре остасы Әлфия Нурхәмитованы чакырып, аның съездан алган тәэсирләре турында фикер алыштык. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.