Апас район Мәдәният йортында күренекле композитор һәм җырчы, апаслыларның якташы Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган «Калфаклы сандугач» дип исемләнгән театральләштерелгән музыкаль кичә узды.
Мәдәният йорты фойесында Апас үзәк китапханәсе, Апас туган якны өйрәнү музее һәм Тутай авылы музее тарафыннан оештырылган Сара Садыйковага багышланган күргәзмә эшләде. Анда танылган җырчының сәхнә костюмнары, бизәнү һәм шәхси кулланылышындагы истәлекле әйберләре тәкъдим ителде. Шулай ук аңа багышланган рәсемнәр күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.
Чара барышында Сара Садыйкова иҗатына багышланган төрле бәйгеләрдә җиңүчеләрне дә хөрмәтләделәр. Вокал, рәсем сәнгате һәм инструменталь ансамбльләр юнәлешендә уңышка ирешүчеләргә сертификатлар, район Башкарма комитетының дипломнары тапшырылды. Сәхнәдә Сара Садыйкова яшәгән чорның рухын, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган театраль күренешләр тәкъдим ителде. Шулай ук үзешчән артистлар башкаруында моңлы җырлар яңгырады, халыкчан мотивларга нигезләнгән дәртле биюләр башкарылды. Һәр чыгыш туган җиргә, милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә мәхәббәт белән сугарылган иде.
«Калфаклы сандугач» дип исемләнгән музыкаль кичә Сара Садыйкованың бай иҗади мирасын барлау, якты истәлеген яңарту, аның исемен һәм моңлы җырларын киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан оештырылган матур һәм тәэсирле чара булды.