Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Ихлас күңелдән кадерле әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз! Тормышларыгыз матур, йөзләрегез көләч булсын. Сезгә озын гомер, бәхет, сәламәтлек телибез.
Әни! Ул һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче газиз әниләр! «Милли кунакханә»нең әлеге чыгарылышы сезгә багышлана.
Студиябез кунагы – «Сөембикә» журналының баш мөхәррире, республика массакүләм мәгълумат чараларының атказанган хезмәткәре Лариса Маликова.
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә 27 ноябрь көнне карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.