Килешәсездер, халык һөнәрчелегенең кадере соңгы елларда аеруча арта бара.
Күптән түгел мәркәзебез Казанда Уникаль осталар үзәге ачылды. Әлеге үзәкнең милли аяк киемнәре бүлегендә осталык дәресе бирүче ханымның кулларына күз иярмәс тизлектә милли орнаментларны яратып, бөтен җанын биреп чигеп утырганын күргәч, аны сезнең белән дә якыннанрак таныштырырга булдым.
«Сәхтиян» милли аяк киемнәре җәмгыятенең Биектау районы Дөбъяз авылында урнашкан бүлекчәсенең әйдәп баручы остасы, чигүче Гөлназ Айдар кызы Әкбәрова – студиябез кунагы.
29 май, 14.00 сәгатьтә «Милли кунакханә»гә рәхим итегез! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.