Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Кукмара районында «Туембаш итекләре» проекты балаларны итек бизәү техникасына өйрәтә
Кукмара районында «Туембаш итекләре» проекты балаларны итек бизәү техникасына өйрәтә

Кукмара районында «Туембаш итекләре» проекты балаларны итек бизәү техникасына өйрәтә

20.11.2024

Элекке вакытларда чигү, бәйләү кебек кыз балалар өчен мөһим булган кул эшләренә, һөнәрләргә өйрәнү табигый рәвештә аулак өй, кич утыру вакытларында башкарылган. Хәзерге вакытта авыл җирендә җәмгыятьтә кирәкле бу рольне мәдәният хезмәткәрләре башкара. Бүгенге көндә авыл мәдәният йортларында күп төрле берләшмәләр эшләп килә. Әлеге берләшмәләр кысаларында халкыбызның милли һөнәрләрен яңарту, яшь буынга тапшыру эше буларак тамбурлы чигү,  милли бизәнү әйберләре ясау, калфак ясау кебек төрле мастер-класслар оештырыла.

Бу эшчәнлекне камилләштерү максатыннан, Татарстан  Республикасы Мәдәният министрлыгы 2024 ел башында авыл клублары һәм модель китапханәләре базасында гаилә үзәкләре булдыру буенча эксперимент мәйданнары ачу турындагы «Мәхәллә» проектын башлап җибәрде.

Әлеге проектның төп бурычы – авыл мәдәният йортлары базасында өлкән буын белән үсеп килүче буын арасында тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен өйрәтү урыны булдыру. Авыл мәдәният йортларындагы берләшмәләр, кагыйдә буларак, аерым бер яшь катламына караган халык белән эшли. Аларда буыннар бәйләнеше сирәк күренеш. Ә «Мәхәллә» проекты буенча мәдәният йортлары базасында, пенсиягә чыккан укытучыларны һәм осталарны җәлеп итеп, берләшмәләр оештырырга тәкъдим ителә. Биредә өлкәннәр үз тәҗрибәләрен балаларга тапшыра. Алар клуб берләшмәләре буларак та, аерым һөнәр үзәклщре буларак та эшли ала.

Кукмара районы да Мәдәният министрлыгының бу проектыннан читтә калмады. 2024 елның 1 апрелендә зур әзерлек белән районыбзның Туембаш Мәдәният йорты хезмәткәрләре «Туембаш итекләре» («Шерстяные истории») исеме астында үз берләшмәләрен эшләтеп җибәрде.

Беребезгә дә сер түгел, бүген яшь буын буш вакытын телефон, компьютер каршында уздырырга күнеккән. Алар әби-бабаларның гореф-гадәтләре, халыкыбызың милли традицияләреннән ераклаша бара. Кайбер һөнәрләрне белүче осталар көннән-көн олыгая, сирәгәя бара. Безнең Кукмара районы электән итекләре, итекчеләре белән дан тоткан. Бүгенге көндә Туембаш авылында итек басу эше белән шөгыльләнмәгән гаилә юк. Шулай да бу эш белән күбрәк өлкәннәр шөгыльләнүен искәртми мөмкин түгел.

Әлбәттә, клуб берләшмәсендә итек басарга өйрәтү мөмкинлеге чикле. Шуңа да «Мәхәллә» проекты кысаларында оешкан клуб берләшмәсендә Мәдәният йорты җитәкчесе Минзәлия Хафизова белән сәнгать җитәкчесе Рәмзия Нигмәтҗанова Туембаш авылының уңган остабикәләре белән берлектә, үсеп килүче буынга итекләрне төсле йон ярдәмендә фельтинг техникасын кулланып итекләрне матур итеп бизәргә өйрәтәләр. Итек бизәп кенә калмыйча, әлеге берләшмә эшчәнлеге кысаларында йонны сабынлы су белән түшәү техникасын кулланып, төрле кул эшләнмәләре иҗат итү дә каралган.

Иң мөһиме, клуб берләшмәсе кысаларында оешкан бу мәхәлләдә буыннар чылбыры ныгып, яшь буынга җирлекнең үзенчәлекле һөнәре генә түгел, милли үзаң тапшырылачак. Проектның мөһим бурычларының берсе булып итекләрне милли төсмердә бизәргә өйрәтү өчен мастер-класслардан торган берләшмә оештыру булса, икенчесе – шушы техниканы кулланып ясалган продукция белән төрле күргәзмәләрдә катнашып, аларны сатып алучылар игътибарына тәкъдим итү.

Бүгенге көндә проект командасы әлеге бурычларны җиренә җиткереп башкара. Алар район, башкала Сабантуйлары вакытында, районда «Җәйге променад» кысаларында узган кичке уен, Яшьләр көне, Гаилә көне уңаеннан узган уенлык һәм башка шундый матур чаралар вакытында күргәзмә һәм мастер-класслар белән катнаша. Казан шәһәрендә 30 августта Татарстан Республикасы көнен билгеләп үтүгә багышланган чарада да матур күргәзмә белән катнаштылар проектны оештыручылар.

Бүгенге көндә «Туембаш итекләре» проекты кысаларында эшләп килүче берләшмәдә 27 бала итек бизәү техникасын үзләштерә. Төрле чаралар вакытында узган мастер-класслар вакытында 300дән артык кеш әлеге һөнәр үзенчәлекләре белән танышты.

Йомгаклап шуны әйтик: бүгенге көндә, авыл клубларында шушындый берләшмәләр оештыру, буыннарны үзара тоташтыручы җеп булдыра. Бу исә ата-бабаларның кыйммәтле мирасын саклауны тәэмин итә.

 

Миләүшә Саляхова, «Туембаш итекләре» проекты авторы,

Кукмара районы Мәдәният йорты методисты

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
14.05.2025
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән…
29.04.2025
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре…
29.04.2025
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
25.04.2025
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
23.04.2025
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
21.04.2025
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
14.04.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.