«Милли кунакханә»дә сезне әдәбиятның киң катлам вәкилләре белән һәрдаим таныштырып барабыз. Чираттагы кунагыбыз – «Бәллүр каләм» премиясенә ия абруйлы журналист, шагыйрә Сүрия Мингатина.
Гомерен журналистикага багышлаган Сүрия ханымның шигърияткә тартылуы гаҗәп түгел. Шигъриятнең бит аның кеше күңелен ихлас тасвирлый торган тылсымы бар. Сүрия ханымның күңеле дә могҗизага ышана.
Очрашуыбызның сәбәбе бик гади – аның «Эзләми табылганым» дигән китабы нәшер ителү.
14 ноябрь14.00 сәгатьтә сез дә әңгәмәнең шаһитлары була аласыз. Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.