«Милли кунакханә»дә – Түбән Кама кунаклары.
Халыкта шундый әйтем бар – «Ирләр киңәше ил корган», диләр. Түбән Кама шәһәренең генә түгел, Татарстанның асыл затлары – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы һәм Түбән Кама җирле бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мәҗит улы Ганиев һәм республиканың Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, танылган архитектор Фирдәвес Гайнетҗан улы Ханов.
Милләт өчен, аның теле, дине, мәдәнияте өчен җан атып йөргән ил агайларының саллы фикерләренә колак салмый калмагыз әле.
29 октябрь, 14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.