Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды
Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды

Арчаның Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды

20.04.2026

19 апрель көнне Арча районы Кылачы авылында йомырка тәгәрәтү ярышы узды. Җирле халык телендә ул «Күкәй уены» дип йөртелә. Уен боулингны хәтерләтә. Кеглилар урынына йомырка, шар урынына күннән ясалган туп кулланыла.

Билгеле булганча, Арча милли аяк киеме фабрикасы тарихы Кылачы авылыннан башлана. Чүәк-читекләр җитештерүче артельнең берсе әлеге авылда була. Йомырка тәгәрәтү уенының ничек һәм кем тарафыннан барлыкка килгәнен төгәл белүчеләр юк, ләкин аның башлангычында артельдә эшләүчеләр торуы билгеле. Эш сәгате тәмамлангач, алар авылдагы «Зариф тавы»на җыелып, йомырка тәгәрәтү ярышлары оештыра торган булганнар. Уен җирләр кардан арчылгач, кипкәч уйналган.

Әлеге уенны, аның кагыйдәләрен авылда яшәүче өлкән буын яхшы хәтерли. Борынгы уенны торгызу теләге белән күптәннән янып йөргән алар. Оештыру эшләрен авыл җанлы Илсөя Мөхәммәтгалиева башлап җибәрә.

«Йомырка тәгәрәтү өчен тупны читек-чүәк фабрикасында күннән ясаганнар. Ул баш киеме, бүрек кадәр зурлыкта була. Эче җиңел булсын өчен күн калдыклары, төрле тукымалар тутырганнар», – дип уенның тарихы белән таныштыра Илсөя Мөхәммәтгалиева.

Уен бик гади, биредә бары тик төгәллек кенә кирәк. Аның кагыйдәләре белән тулырак Кылачы авылының өлкән кешесе Равил Исмәгыйлов таныштырды.

«Без мәктәптә укыганда, олырак абыйлар уйный иде бу уенны. Без кечкенә булгач безне уйнатмыйлар, кызыгып карап торыр идек. Туп икенче ярга чыгып китмәсен өчен бала-чага тау астында тезелешеп басып, аның төшкәнен көтеп тора, аннан соң уенчыларга алып менеп бирәбез. Йомыркаларны бер-берсеннән чама белән 30 см калдырып, җирне бераз чокып, бер рәткә тезәбез. Һәр уенчы үзе белән йомырка алып килә. Кем ничә йомырка алып килә, шул беренче әйләнештә шуның кадәр тупны тәгәрәтә. Уенчылар ерак арадан тупны тәгәрәтеп җибәрәләр, туп йомыркага тисә уенчы йомырканы үзенә ала, шул тәртиптә уен йомыркалар беткәнче бара. Йомырка саны күп булган уенчы җиңүче була һәм откан йомыркаларны үзенә ала», – дип сөйләде ул.

Һава торышының көйсезләнеп торуы да уенчыларга комачауламады. Һәркем зур кызыксыну белән ахыргача уйнады. Кайнар чәй, коймак, гармун белән җырлау чарага аеруча ямь өстәде.

Кылачы авылы халкы әлеге күркәм гадәтне дәвам итәргә тели. Хәзер аларның хыялларында чараны тагын да зурлап үткәрү.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Радио көне уңаеннан студиябездә кунакта – «Тәртип…
06.05.2026
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
Бездә кунакта – «Хозур ТВ» телеканалы баш мөхәррире Исмаил Нәүширбанов
30.04.2026
Җырчы Аршак Алтунян белән очрашуга чакырабыз
Җырчы Аршак Алтунян белән очрашуга чакырабыз
29.04.2026
Апаста Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды
27.04.2026
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыручылар өчен семинар ачылды
21.04.2026
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
Шагыйрә Лилия Гыйбадуллина белән таныштырабыз
20.04.2026
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур Баянов белән очрашуга чакырабыз
Уфаның «Нур» театры артистлары Чулпан Раянова һәм Айнур Баянов белән очрашуга чакырабыз
14.04.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.