«Милли кунакханә»гә нәкъ Такташ шигырендәгечә – үзе матур, үзе сөйкемле бер кунак кызы килде.
Әле бу сыйфатларга моңлы, затлы татар җырчысы дигән бәяне дә өстәргә кирәк. Татар җыр сәнгатендә үз урынын булдырып, һәр тамашачының күңелен иркәләүче Зәринә Хәсәншина ул.
Аның белән әңгәмәне 22 декабрь 14.00 сәгатьтә карый аласыз. Безнең белән бергә булыгыз!
Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.