Сез хикәяләр укырга яратасызмы? Күңел читендә сүз белән әйтә алмый калган, үзең генә белгән хиссиятне кемдер каләме аша ак кәгазьгә сала да, синең хыял дөньяңны барлый кебек.
Язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәзифә Кәримова әнә шундый нечкә күңелле хикәяләр остасы. «Милли кунакханә»нең 13 сентябрь 11.00 сәгатьтәге чыгарылышында Мәскәүдә яшәп үз милләтенә хезмәт итүче Мамадыш кызы – Нәзифә ханым безнен кунагыбыз.
Әлеге зәвыклы әңгәмәнең сез дә шаһиты була аласыз. Рәхим итегез!
Туры эфирны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карап була.