Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Яңгыра, керәшен җыруы» китабы дөнья күрде
«Яңгыра, керәшен җыруы» китабы дөнья күрде

«Яңгыра, керәшен җыруы» китабы дөнья күрде

27.01.2022
#Вакыйгалар

«Яңгыра, керәшен җыруы» китабы «Мәгариф-Вакыт» нәшриятында 300 данә белән чыккан. Әлеге ноталы китапның авторы – фольклорчы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров. Җыентыкта Татарстан, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләре һәм Башкортстандагы керәшеннәрнең җыр сәнгатенә хас халык җырлары тупланган.

«Китапта Татарстандагы 300 авыл, Самара, Оренбург, Чиләбе өлкәләрендә һәм Башкортстанда күмәк рәвештә көн күрүче керәшеннәрнең җыр сәнгатенә хас халык җырлары бирелде. Җыр текстларында диалект, җирле сөйләм үзенчәлекләре саклануга игътибар ителде, җыр сүзләренең язылышы әдәби орфография нормалары белән туры килмәскә дә мөмкин», - ди җыентык турында китап авторы.

Яңа китап керәшен орфографиясендә интернетта да урнаштырылган. «Китап материалларын әзерләгәндә балалар һәм үсмерләр коллективларының керәшен җырларына булган ихтыяҗлары исәпкә алынды. Җыентыкка халык көйләре һәм тарихи, дини тематика буенча иҗат ителгән җырлар кертелде. Бу эшкәртмәләр музыка һәм сәнгать мәктәпләре, балалар иҗат үзәкләрендә оештырылган фольклор ансамбльләрендә катнашкан балаларның башкару мөмкинлекләреннән чыгып эшләнде», - ди Геннадий Макаров.

Шушы көннәрдә генә Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә әлеге җыентыкны тәкъдим итү чарасы үтте. Кичәдә китапка кертелгән көйләрне Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваториянең фольклор ансамбле, «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Казан дәүләт мәдәният институтының «Җомга кич белән» ансамбле, «Балтырган» балалар ансамбле һәм башкалар яңгыратты.

  • «Яңгыра, керәшен җыруы» китабы дөнья күрде

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Кул остасы Гөлшат Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
30.01.2026
«Мордва бизәкләре» фольклор ансамбле белән таныштырабыз
«Мордва бизәкләре» фольклор ансамбле белән таныштырабыз
29.01.2026
«Әллүки» балалар студиясе спектакле белән Арчада «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы» ачылды
«Әллүки» балалар студиясе спектакле белән Арчада «Хәрби б…
28.01.2026
«Милли кунакханә»дә «Казан утлары» журналы турында сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә «Казан утлары» журналы турында сөйләшәбез
28.01.2026
Чистай төбәгенең Гаделша авылында авыл тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
Чистай төбәгенең Гаделша авылында авыл тарихына багышланган китап тәкъдим ителде
28.01.2026
«Милли кунакханә»дә Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге музен оештыручы Разия Сәхипова
«Милли кунакханә»дә Галимҗан Барудиның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендәге музен оештыручы Разия Сәхипова
21.01.2026
Арчада балалар студиясе «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим итәчәк
Арчада балалар студиясе «Иптәш командир» спектаклен тәкъдим итәчәк
21.01.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.