Татар әдәбияты сафына яңа исемнәр өстәлә тора. Студиябез кунагы – серле иҗат дөньясын иңләп-буйлап гизүче Ландыш Равилова.
Иҗатның һәр өлкәсендә аның үз мөнбәре бар. Шигъриятме ул, урыс классикларын татарчага тәрҗемә итүме, балалар һәм өлкәннәр өчен җырлар язу дисеңме, вакытлы матбугатта саллы, фәлсәфи язмалар дисеңме – болар барысы да икъдисадчы, Кукмарада яшәп иҗат итүче Ландыш каләменнән тама.
27 ноябрь, 14.00 сәгатьтә сез дә аның белән гамьле әңгәмәнең шахитлары була аласыз. Рәхим итегез! Очрашуны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.