Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале үтте
Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале үтте

Яңа Чишмә районында «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале үтте

19.07.2025
#Вакыйгалар

Яңа Чишмә районы Чертуш авылында II районара «Халык җәүһәрләре» татар фольклор сәнгать фестивале узды. Фестивальнең максаты – татар традицион мәдәниятен саклау, талантлы үзешчән коллективларны барлау, аларның иҗат мөмкинлекләрен ачу, халыкка рухи мирасны ирештерү, онытыла барган борынгы йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү, тәҗрибә уртаклашу. 

Фестивальнең географиясе дә елдан ел киңәя бара. Беренче фестивальдә берничә район гына катнашса, быел Татарстанның 6 районы (Чистай, Аксубай, Чирмешән, Баулы, Ютазы, Яңа Чишмә) һәм Башкортстаннан фольклор коллективлар килде. 

Фестиваль үз эченә 7 номинацияне ала. Шуларның берсе – мөнәҗәтләр. Әлеге фестивальдә мөнәҗәтләр укучыларның чыгышлары аеруча тәэсирле булды. Чаллы башы авылы мәчетеннән Фәнил хәзрәт исә мөнәҗәтләрнең яңа буынны тәрбияләүдә роле зур булуы турында әйтеп узды. 

Тагын бер номинация – йолалар. Алар үз эченә төрле авыл, төбәкләргә хас гореф-гадәтләрне, жыр-биюләрне ала. Бу номинациядә өч авыл мәдәният йорты чыгыш ясады. Беренче урынны «Печән өсте йоласы» белән Тубылгы тау авылы Мәдәният йорт вәкилләре алды. 

Төрле уен коралларында уйнаучылар да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Алар халкыбызның көйләрен уйнап,тамашачыларны ерак үткәннәргә алып барып кайтты. Беренче урынны Чистай районыннан Закиров Салихҗан, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәшит Минабетдинов алдылар. Яшьләр арасында беренчелекне Чертуш авылыннан Зарипов Рузил яулады. 

Башкорстастаннан кубызчыларның «Сердәш» инструменталь ансамбле дә беренче урынга лаек булды. Әлеге номинациядә скрипкада уйнаучы Шәйхетдинова Әминә «Туган тел»не уйнап, тамашачылар күңелен яулады. 

Шулай ук әлеге фестивальдә халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе дә эшләде. Фестиваль түгәрәк уен белән тәмамланды.

 

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - Киров өлкәсенең «Кояш»…
21.10.2025
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
«Татарча диктант» акциясенә син дә кушыл!
20.10.2025
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәнис Калимуллин һәм Ләйсән Большова белән очрашуга чакырабыз
Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры актерлары Фәни…
13.10.2025
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез
Әлфия Афзалова иҗатын үстерү һәм саклау фонды президенты Зөлфия Афзалова-Нигъмәтҗанова белән сөйләшәбез
13.10.2025
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
Апас районы Карамасар авылында шигырь бәйрәме узды
09.10.2025
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
«Милли кунакханә»дә - мөгаллимә, шагыйрә Миңлегөл Субаева
09.10.2025
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
Бездә кунакта - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Риф Гатауллин
06.10.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.