3 июльдә Әгерҗе районының Варклед-Бодья авылында «Гырон-быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләреннән удмурт коллективлары катнашты.
«Гырон-быдтон» - удмурт теленнән «җир сөрү тәмамлануы» дип тәрҗемә ителә. Гадәттә, бәйрәмне болыннар чәчәк атканда үткәрәләр. Бу көнне удмуртлар һава торышы өчен күкләргә рәхмәт әйтәләр һәм мул уңыш теләп дога кылалар.
Быелгы бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Музыкаль-хореографик композициянең нигезе итеп Варклед авылында экспедиция вакытында язып алынган җыр һәм биюләрнең язмалары алынган. Бәйрәм фольклор коллективлары катнашында концерт, дипломнар һәм бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.
Кунаклар аланда милли аш-су мәйданчыкларында сыйланды, удмурт халык уеннарында - «Шудон корка» «Кужым мертан», «Чебшерина Батыр» (Чибәр кыз һәм Батыр) катнашты. Ижау шәһәренең «Айкай» фольклор җыр һам бию театры чыгышы тамашачыларның күңеленә аеруча хуш килде. Бәйрәм ахырында «Куно келән» йоласын үткәрделәр.
Соңрак яшьләр өчен популяр удмурт җырларын яңгыраткан дискотека узды.