17 ноябрь көнне Г.Тукай әдәби музеенда курчак театры тамашасы карап булачак. Бу көнне музейга Әтнә районы Олы Мәңгәр авылыннан «Әкият иле» курчак театры берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар киләчәк. Алар Нәби Дәүлинең «Җырлап үткән җәй» спектаклен күрсәтергә җыена. Спектакльнең режиссеры – Рафис Сәләхетдинов.
Әйтергә кирәк, бу көнне тамашалар спектакль белән генә тәмамланмаячак. Чарага килүчеләрне музей буенча экскурсия һәм караган әсәр хакында фикер алышу да көтә.
Тамаша көндезге сәгать 12.00дә башлана. Билет бәясе 200 сум.
Музейның адресы: Казан, Г.Тукай ур, 74.