26 октябрь көнне 14 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музеенда танылган әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Резеда Кадыйр кызы Ганиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан «Әдәбият фәне маягы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә оештырыла.
Кичәдә Р.Ганиеваның тормыш иптәше, галим З.Рәмиев, ТӘһСИ галимнәре Ә.Закирҗанов, Э.Галимҗанова, Г.Тукай премиясе лауреаты, артист Р.Төхфәтуллин, журналист И.Кыямов, Татарстанның халык артисты Ф.Әбүбәкеров, артист, режиссер А.Хәмзин катнаша.
Очрашу Казан шәһәре, Г.Тукай ур., 74 йорт адресы буенча узачак. Чарага керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 590-86-67.