26 гыйнвар көнне Г. Тукай әдәби музеенда спектакль карап булачак. Тамашаны Ижау шәһәренең «Чулпан» балалар театры (җитәкчесе Рәфилә Рәсүлева) тәкъдим итә. Алар Рүзәл Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек» спектаклен күрсәтәчәк.
Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән спектакль туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли. Спектакль 4-10 яшьлек балалар өчен.
Бу көнне программада спектакль карау гына түгел. Музейга килүчеләрне шулай ук әсәрнең авторы Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу, Тукай музее буенча экскурсия дә көтә. Чара 13.00 сәгатьтә башлана. Билет бәясе 200 сум.
Белешмәләр өчен телефон: +7 843 590 86 67
Музейның адресы: Казан, Г. Тукай ур., 74.
Г. Тукай әдәби музеенда спектакль сөюче балаларны көтеп калалар!