2022 елның 26 апрелендә «Туган як моңнары» күргәзмәсе ябылу чарасы узачак. Чара театр һәм сәнгать училищеларының уртак проекты булып тора. Һәм ул ике сәнгатьнең синтезы буларак тәкъдим ителәчәк. Чара тамашачыларга милли мәдәниятне саклауның әһәмияте турында искәртергә һәм туган якка мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирәчәк.
Казан театр училищесы студентлары тәкъдим итәчәк «Минем назлы саз» чарасында Г. Тукай, Дәрдемент (М. Рәмиев), Ә. Әпсәләмовның татар һәм рус телләрендәге прозасы, бәетләр, шулай ук татар композиторларының вокаль музыкасы яңгыраячак. Иҗади коллекция Казан сәнгать училищесының күргәзмәләр залында узачак. Анда төрле белгечлек студентларының диплом һәм курс эшләре тәкъдим ителгән. Тамашачылар майлы буяу белән ясалган рәсемнәр һәм график эшләр, керамика, күн мозаикасы, металлны сәнгатьле эшкәртү кебек төрле техникаларда ясалган декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрен күрәчәкләр. Экспозиция тамашачыны татар мәдәниятендә урнашкан традицияләр һәм гореф-гадәтләр, яшь рәссамнар белән таныштырачак.
Чара 2022 елда Россиядә игълан ителгән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында уза.
Күргәзмә ябылу чарасы 26 апрель көнне 15:00 сәгатьтә Н.И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында үтәчәк (Казан, К. Маркс ур., 70, күргәзмә залы, 3 кат).