2-10 декабрьдә Әтнәдә Сибгат Хәкимнең тууына 113 ел тулуга багышланган «Сибгат чишмәсе» республикакүләм әдәби шигырь укучылар бәйгесе узды. Бәйге Сибгат Хәким тормышы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигырь сөючеләр арасында үткәрелде.
Инде бәйгенең нәтиҗәләре дә ясалды. 106 катнашучының 32се җиңүче исемен яулады.
10 декабрь көнне Әтнәнең Күлле Киме авылындагы Сибгат Хәким музеенда «Сибгат чишмәсе» бәйгесенең финалы үтте. Тантаналы чарада һәр җиңүче диплом, истәлекле бүләк һәм статуэтка белән бүләкләнде. Мөхтәрәм жюри махсус бүләкләр дә тапшырды.
Җиңүчеләрне бүләкләү чарасы бәйрәмчә концерт номерлары белән үрелеп барды. Тантана бик матур һәм күңелле үтте.