2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм гореф-гадәтләрне саклау ресурс үзәге фәнни хезмәткәрләре КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты белән берлектә Татарстан Республикасының Әтнә муниципаль районына бер көнлек фольклор-этнографик экспедиция оештырды. Экспедициянең максаты – халык авыз иҗаты үрнәкләре, халык сәнгате һөнәрләре һәм кәсепләрен өйрәнү, җыю һәм туплау.
Маршрут Түбән Бәрәскә, Олы Әтнә, Күәм авылларында һәм Калатау шәһәрчеге аша узды. Фольклор-этнографик экспедиция кысаларында риваять һәм легендалар, бәетләр һәм мөнәҗәтләр, бишек җырлары, «Аулак өй» күренеше һәм агачтан уеп эшләү, чигү, шәл бәйләү кебек технологияләр теркәлде.