10 август көнне Әтнә төбәгенең Ары авылында Бәрәңге бәйрәме узды.
Искиткеч әзерлекле бәйрәмдә республиканың төрле районнарыннан фольклор коллективлары катнашып, үзара тәҗрибә уртаклашты.
Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар бәрәңге шулпасыннан авыз итеп, учакта пешкән бәрәңге ашап, коймак белән чәй эчеп рәхәтләнеп ял итте.