Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Теләчедә үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы тәмамланды
Теләчедә үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы тәмамланды

Теләчедә үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы тәмамланды

03.04.2026
#Вакыйгалар

24 гыйнвардан башлап Теләче районы мәдәният учакларында зур оешканлык һәм уңыш белән үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы барды. Әлеге смотр-конкурс районда театр сәнгатен үстерү, популярлаштыру, талантларны барлау, халык, бигрәк тә үсеп килүче буын күңелендә әхлакый рухи кыйммәтләр, ватанпәрварлек хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

Районның 7 авыл мәдәният йорты һәм 9 авыл клубы каршында эшләп килүче театр колективлары үзләре сайлап алган әсәрләрне сәхнәләштереп, мәртәбәле жюрига тәкъдим итте.

Репертуарга килсәк, ул комедияләрне дә, драма әсәрләрен дә үз эченә алган иде. Алар арасында «Картаямыни соң йөрәк» (Г. Нуруллин), «Гафу итә алсаң, әгәр…» (Х. Мөхәммәтдинова), «Әлдермештән Әлмәндәр» (Т. Миңнуллин), «Безнең авылның кызлары» (Ф. Садриев), «Казан егетләре» (М. Гыйләҗев) һәм башка бик күп әсәрләр бар иде. Татар язучыларының бу әсәрләре заллары туп-тулы мәдәният биналарында тамашачыларга тәкъдим ителде.

Рольләрдә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең олысы-кечесе катнашты. Клуб мөдирләре, мәдәният йорты директорлары төп оештыручылар да, төп рольләрне башкаручыларның күбесе дә шәхсән үзләре булды. Спектакльләр өчен декорацияләрне дә һәр клуб үзенчә, бик оста эшләгән.

27 март – Халыкара театр көнендә, район мәдәният йортында муниципаль район башлыгы Айрат Фатхуллин белән район мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов катнашында әлеге бәйгегә йомгак ясалды: театр смотр-конкурсында призлы урыннар яулаган коллективларга, аерым номинацияләрдә танылу алган үзешчән артистларга дипломнар һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.

Призлы урыннарга Шәтке авыл Мәдәният йортының «Шатлык» халык театры коллективы (I урын), Күкчә авыл клубының «Сердәш» театр коллективы (II урын) һәм Олы Мәтәскә авыл Мәдәният йортының «Ташкын» театр коллективы  (III урын) лаек булдылар.

Жюри әгъзалары тафафыннан шулай ук «Иң яхшы хатын-кыз ролен башкаручы» һәм «Иң яхшы ир-ат ролен башкаручы» номинацияләрендә үзешчән артистлар билгеләнде. Алар арасында Күкчә авылыннан Ләйлә Каюмова, Югары Мәтәскәдән Сәрия Гарипова, Шәткедән Фарил Саттаров, Аланнан Илнар Хәсәновлар бар иде. Шәтке урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Динияр Мозаффаров «Иң яшь актер» номинациясендә билгеләп үтелде.

Казаклар авыл клубы каршында эшләп килүче «Сәхнә» театр коллективы тарафыннан куелган «Өзелгән йөзем» (Д. Салихов) спектакленең музыкаль бизәлеше дә билгеләнде.

Ямбулат авыл клубының «Лачын» театр коллективы тарафыннан Фоат Садриевның «Безнең авылның кызлары» драмасы буенча куелган спектакль «Куелышның иң яхшы сценографиясе» номинациясендә җиңүче булды. Әлеге спектакль Ямбулат авыл клубында капиталь ремонттан соң куелган беренче сәхнә әсәре.

Ә бәйгенең Гран-при бүләгенә Ш. Закиров исемендәге XXV Төбәкара «Идел-йорт» республика конкурсында катнашып, III урынны алган Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» театр коллективы лаек булды (режиссеры – Мәдәният йорты директоры Җамалиева Гүзәлия Гәптелхак кызы).

Моннан тыш, 25 март – Мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан тантанада үз эшенең остасы булган мәдәният хезмәткәрләре белән тармак ветераннары да бүләкләнде. Җылы сүзләр, чәчәкләр һәм алкышлар мәдәниятчеләребезнең күңеленә илһам, дәрт өстәгәндер, яңа эшләргә рухландыргандыр дигән ышаныч бар.

 

Теләче район Мәдәният йорты методисты Зөлфия Мәхмүтова

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Әнвәр Нургалиев белән очрашуга чакырабыз
02.04.2026
«Мәхәллә» проекты кысаларында Күңгәр Мәдәният йортында «Энә һәм җеп моңы» студиясе эшли
«Мәхәллә» проекты кысаларында Күңгәр Мәдәният йортында «Энә һәм…
23.03.2026
Габдулла Тукай әдәби музее «Милли моңнар» конкурс-концертында катнашырга чакыра
Габдулла Тукай әдәби музее «Милли моңнар» конкурс-концертында катна…
16.03.2026
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
12.03.2026
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
10.03.2026
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
05.03.2026
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
02.03.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.