Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара
Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара

Теләче районында үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара

27.02.2026

24 январь көненән башлап Теләче районы мәдәният учакларында зур оешканлык һәм уңыш белән үзешчән һәм халык театрлары смотр-конкурсы бара. Әлеге смотр-конкурс районда театр сәнгатен үстерү, популярлаштыру, талантларны барлау, халык, бигрәк тә үсеп килүче буын күңелендә әхлакый рухи кыйммәтләр, ватанпәрварлек хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

Район мәдәният йортлары һәм авыл клублары каршында эшләп килүче театр колективлары үзләре сайлап алган әсәрләрне сәхнәләштереп мәртәбәле жюрига тәкъдим итә.

Бәйгене Югары Мәтәскә авыл клубы башлап җибәрде. Алар Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк» дип исемләнгән музыкаль комедиясен сәхнәләштерделәр. Зал тутырып килгән тамашачылар әлеге спектакльне бик яратып карады.

Караширмә һәм Күкчә авылы үзешчәннәре авылдашлары алдында Халисә Мөхәммәтдинованың ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрнең кискен булуын, әби-бабадан сакланып килгән рухи һәм әхлакый кыйммәтләрнең халкыбыз арасында әкренләп юкка чыга баруын сурәтләгән «Гафу итә алсаң, әгәр…» әсәре белән чыгыш ясадылар.

Шәтке авылы мәдәният йортының «Шатлык» халык театры Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен авылдашларына тәкъдим итте. Зал тутырып килгән тамашачы аларны алкышларга күмде.

Урта Мишә, Ямбулат һәм Лесной бистәсе авылы үзешчәннәре дә мәртәбәле жюри, авылдашлары алдында имтихан тотарга өлгерде инде.

Ямбулат авыл клубы да 7 февраль көнне тамашачылар белән шыгрым тулы иде. Капиталь ремонттан соң сәхнәдә тәүге тапкыр спектакль куелды. Бу көнне алар тамашачыга Фоат Садриевның «Безнең авылның кызлары» исемле ике кисәктән торган драмасын тәкъдим итте. Бөек Ватан сугышы елларында әби-бабаларыбызның тылдагы хезмәт батырлыгын сүрәтләгән әлеге әсәрне олысы да, кечесе дә яратып карады.

Бәйге кызганнан-кыза бара. Алда чыгыш ясаучылар арасында, республикакүләм конкурста җиңүчеләр булу, аңа тагы да кызыклы төсмерләр өсти. Алар арасында, 2025 елда Ш. Закиров исемендәге XXV Төбәкара «Идел-йорт» республика конкурсында катнашып 3 призлы урынга лаек булган Сөләйман Йосыпов исемендәге Алан авыл Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Умырзая» театр төркеме дә бар. Режиссеры авыл Мәдәният йорты директоры Замалиева Гүзәлия булган бу коллектив конкурста Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» спектакле белән катнашты. Ә район бәйгесенә алар Мансур Гыйләҗевның «Казан егетләре» комедиясен әзерлиләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү 27 март – Бөтендөнъя театр көнендә булачак.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Зәйдә Габдулла Тукайны искә алдылар
26.02.2026
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган китап турында сөйләшәбез
Марс Хисмәтуллин белән Гаделша авылы тарихына багышланган кит…
26.02.2026
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
Балтачта районкүләм «Татар егете, татар кызы – 2026» бәйгесе узды
26.02.2026
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов белән очрашуга рәхим итегез!
25.02.2026
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
Катарда узган Россия мәдәнияте көннәрендә катнашкан осталар белән сөйләшәбез
24.02.2026
Мөнәҗәт әйтүче остаз Фирдания Зарифуллина белән очрашуга чакырабыз
Мөнәҗәт әйтүче остаз Фирдания Зарифуллина белән очрашуга чакырабыз
19.02.2026
Яңа Чишмә районында «Киез итекле» хоккей ярышлары узды
Яңа Чишмә районында «Киез итекле» хоккей ярышлары узды
17.02.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.