Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. «Таяну ноктасында» халык һөнәрчелеген үстерү турында фикерләштеләр
«Таяну ноктасында» халык һөнәрчелеген үстерү турында фикерләштеләр

«Таяну ноктасында» халык һөнәрчелеген үстерү турында фикерләштеләр

29.03.2023
#Вакыйгалар

Сишәмбе, 28 март кичендә ТНВ каналында узган «Таяну ноктасы» тапшыруында бик кызыклы темага фикер алыштылар. Студия кунаклары татар халкының традицион кәсепчелеге, халык һөнәрчелеге, аларны саклау һәм үстерү турында сөйләште.

Тапшыруда «Татарстан мәдәният ресурс үзәге» директоры урынбасары Гөлназ Латыпова да катнашты. Ул һөнәрчеләрне традицион татар кәсепчелеген онытмаска, элеккеге технологияләрне һәм эш ысулларын торгызырга, югары сәнгати дәрәҗәдәге эшләнмәләр ясарга чакырды. «Ел саен Татарстан хөкүмәте халык һөнәрчелеге юнәлешендә эш итүче 12 затка грант бирә. Аны алу буенча конкурста һәркем катнаша ала. Республиканың Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган экспертлар исә бу бәйгедә катнашучылар арасыннан иң лаеклыларын сайлап ала», - дип сөйләде Гөлназ Латыпова. Һәм студия кунакларына да, башка кәсепчеләргә дә әлеге грантларны алу өчен бәйгедә катнашырга тәкъдим итте.

«Таяну ноктасына» килгән һөнәрчеләр исә үзләренең продукциясе  белән таныштырды, эшчәнлекләрендә туган авырлыклар белән уртаклашты.

Студиянең тагын бер кунагы – Казанның халык һөнәрчелеге техникумы җитәкчесе Раушания Саубанова үзләренең уку йортында ничек итеп һөнәрчеләрне әзерләүләре турында сөйләде. «Безнең уку йортын тәмамлаган яшьләр берсе дә эшсез утырмый. Алар һәркайсы үзләренең күңеленә туры килгән эш таба», - дип белдерде ул.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Әнвәр Нургалиев белән очрашуга чакырабыз
02.04.2026
«Мәхәллә» проекты кысаларында Күңгәр Мәдәният йортында «Энә һәм җеп моңы» студиясе эшли
«Мәхәллә» проекты кысаларында Күңгәр Мәдәният йортында «Энә һәм…
23.03.2026
Габдулла Тукай әдәби музее «Милли моңнар» конкурс-концертында катнашырга чакыра
Габдулла Тукай әдәби музее «Милли моңнар» конкурс-концертында катна…
16.03.2026
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Рәисә ханым Камалетдинова белән сөйләшәбез
12.03.2026
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
Бездә кунакта - гармунчы, үзешчән сәнгатьткәр Нурдания Низамова
10.03.2026
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
Режиссер Александр Далматов белән очрашуга чакырабыз
05.03.2026
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
Бездә кунакта – Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәис урынбасары Тимерхан Шәйхетдинов
02.03.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.