Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылган «Татарстанның мәдәни башкаласы» республика бәйгесе тәмамланды.
Муниципалитетлар арасында уздырылган әлеге бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән игълан ителгән иде. Республика районнары ел дәвамында Казанның төрле мәдәният мәйданчыкларында милли мәдәниятләр һәм традицияләр белән бәйле программаларын тәкъдим итте.
Бәйгенең җиңүчеләрен Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасында – «Йортыбыз - Татарстан» этномәдәни фестивале гала-концертында игълан иттеләр. Конкурсантлар арасында тугыз җиңүче һәм бер Гран-при иясе билгеләнде.
Бәйгенең Гран-при бүләгенә Арча районы лаек булды.
Беренче төркемдәге җиңүчеләр арасында Алабуга районы – беренче, Кукмара районы – икенче, Бөгелмә районы өченче урынны яулады.
Икенче төркемдәге җиңүчеләр арасында Актаныш районы – беренче, Аксубай районы – икенче, Саба районы өченче урынга лаек булды.
Өченче төркемдә Әтнә районы – беренче, Чүпрәле районы – икенче, Теләче районы өченче урынны алды.