«Милли кунакханә»дә очрашулар дәвам итә. Студиябез түрендә тагын бер юбиляр – Татарстанның халык артисты Илсаф.
Тамашачы күңелендә «Әбиләр чуагы» җыры белән үз урынын тапкан артистның тормыш фәлсәфәсе сокланырлык. Туган ягын, аның кешеләрен сагынып, яратып, хөрмәт итеп яшәүче Илсаф белән бу әңгәмә күпләрегезнең күңеленә хуш килер, дип ышанабыз.
9 июнь14.00 сәгатьтә безнең белән бергә булыгыз! Тапшыруны безнең ВКонтакте челтәрендәге рәсми биттә карарга мөмкин.
Әлеге проект «Татарстан Республикасы мәдәниятен үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.