11-18 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Тур Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында оештырыла. Программаны РОСКОНЦЕРТ федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе гамәлгә ашыра.
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта (Ульян өлкәсе) була. 13 апрельдә коллектив Саранскта (Мордовия Республикасы) сәхнә тотачак. Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсендә планлаштырылган: Исса эшчеләр поселогында (14 апрель), Кече Труев авылында (15 апрель), Кузнецк шәһәрендә (16 апрель), Сосновоборск бистәсендә (17 апрель). Ә 18 апрельдә бу региондагы гастрольләр Пензада зур концерт белән тәмамланачак.
Татарстаннан читтә ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итәчәк. «Программа нигезендә – ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары. Бу – зур тарихлы, фольклорны барлаучы номерлар», – ди программа турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.