Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы Саттаров вафат
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы Саттаров вафат

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы Саттаров вафат

28.07.2025

Республикабызның театр сәнгате бүген зур югалту кичерә – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән Камил Зиннәт улы Саттаров вафат булды.

Аның тормыш юлына күз салсаң, сокланмый мөмкин тугел. Сәнгать дөньясына урау юллар аша килгән Камил Зиннәт улы, заманында Ленинградта СССР профсоюзлары Югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссерлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий Товстоногов, Кирилл Лавров, Алиса Фрейндлих, Татьяна Доронина кебек бөек режиссерлар, СССРның халык артистлары белем бирә.

Режиссер буларак беренче мәртәбә ул Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» әсәрен сәхнәләштерә.

Камил Саттароввның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү иде.

Камил Саттаровның кырыктан артык зур күләмле, төрле милләт драматургларының пьесаларын сәхнәләштерүен һәм үзенең артист буларак 80нән артык образ иҗат итеп, меңнән артык спектакль һәм концертларда катнашып чыгыш ясавын искә төшерсәк, аның гомере моңлы бер җырга тиң икәнен белербез.

Камил Саттаров I Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә.

Үзенең дәвамчылары – шәкертләре белән дә горурлана Камил абый. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар. Туфан Миңнуллин аны «Халык театрларының атасы!» дип, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗевның «Халык театрларының профессоры» диюләре бик хак сүз дә, иң югары бәя дә!

Ә халкы күңелеңә яктылык сирпеп, мәдәният һәм сәнгать өлкәсенә тырыш хезмәте белән үз исемен алтыннан язган шәхесләрнең гомере – мәңгелек! Хезмәттәшебезнең авыр туфрагы җиңел булсын!

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

«Милли кунакханә»дә «Изгеләр ашы» йола-күренешен тәкъдим итәбез
29.07.2026
Апаста узачак «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивале турында Марат Нуриев һәм Рөстәм Мингазиев белән сөйләшәбез
Апаста узачак «Гармун моңы – йөрәк җыры» фестивале т…
29.07.2026
Әтнә районы мәдәният бүлеге башлыгы Алия Абдуллина «Әтнә туй» фестивале белән таныштыра
Әтнә районы мәдәният бүлеге башлыгы Алия Абдуллина «Әтнә туй»…
28.07.2026
Бездә кунакта – Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина
Бездә кунакта – Апас халык театры режиссеры Земфира Мөхәммәтшина
20.07.2026
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды
Ташкичүдә «Сөлгеле капка» V Ачык фольклор фестивале узды
20.07.2026
Милли тәрбия турында балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гыймадиева белән сөйләшәбез
Милли тәрбия турында балалар бакчасы тәрбиячесе Гүзәл Гыймадиева белән сөйләшәбез
16.07.2026
«Сөлгеле капка» фольклор фестивален оештыручылар белән очрашуга чакырабыз
«Сөлгеле капка» фольклор фестивален оештыручылар белән очрашуга чакырабыз
14.07.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.