Быелның июль-сентябрь айларында Татарстан республикасы күршесе - Киров өлкәсенең башкаласы - Киров шәһәрендә «Город добрых соседей» дип аталган зур фестиваль уза. Чара Киров шәһәренең 650 еллык юбилее уңаеннан оештырылган. Анда Россиянең 20дән артык регионы катнаша.
Узган ялларда - 14-15 сентябрь көннәрендә Киров шәһәрен һәм анда яшәүчеләрне Татарстан Республикасы вәкилләре дә котлады һәм әлеге фестивальдә катнашты. Биредә республиканың халык һөнәрчелеге осталары һәм иҗади коллективлар булып кайтты. Аларны сәламләргә Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов та килгән иде.
Кировта Татарстан осталары үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим итте. Алар татар милли бизәкле кием-салым, чигүле әйберләр, миили өен кораллары, керамика, күн, агач эшләнмәләрен күрсәтте, мавыктыргыч, кызыклы осталык дәресләре күрсәтте.
Актанышның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле исә Киров халкына зур бәйрәм концерты тәкъдим итте.