17 октябрьдән Татарстанда яшь башкаручыларның TAT-ARS-TAN конкурсына сайлап алу турлары башлана. Әлеге хәрәкәттә сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча конкурс, ярышларда җиңгән балалар һәм яшьүсмерләр катнаша ала. TAT-ARS-TAN үз эченә 5 юнәлештәге осталык дәресләрен туплый - музыкаль, хореография, театраль, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать.
Конкурс ике турдан тора. Беренче (зона) туры 17-21 октябрь көннәрендә Мөслим һәм Арча балалар сәнгать мәктәбе базасында узачак. Икенче (республика) туры 24-28 октябрь көннәрендә Казан шәһәренең 5 нче музыка мәктәбендә үтәр дип көтелә.
20 ноябрь - Бөтендөнья бала хокуклары көнендә конкурсның Гала-концертын Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында тамаша кылып булачак. Республика яшь талантларының төрле юнәлештәге осталыкларын “Татар мәдәни ресурс үзәгенең ютуб каналында да, проКультура.рф платформасында да карарга мөмкинлек тудырылачак. Конкурсның исемендә тирән мәгънә ята. ARS - сәнгать (латинча), TAN – таң, иртәңге чак (татарча) исә күпмилләтле Татарстан халкының яшь буын вәкилләрен символлаштыра.
Проект республика Мәдәният министрлыгы, Татар мәдәни ресурс үзәге тарафыннан гамәлгэ куела. Фестиваль-конкурсның төп максаты - балалар сәнгать мәктәпләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү.