Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанда «Яңа татар пьесасы - 2022» конкурсы игълан ителде
Татарстанда «Яңа татар пьесасы - 2022» конкурсы игълан ителде

Татарстанда «Яңа татар пьесасы - 2022» конкурсы игълан ителде

24.01.2022
#Вакыйгалар

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры драматургия өлкәсендә «Яңа татар пьесасы-2022» премиясенә конкурс игълан итәләр.

Авторлар конкурска сәхнәдә куелмаган, матбугатта бастырылмаган пьесалар тәкъдим итә алалар; узган «Яңа татар пьесасы» конкурсларында катнашкан әсәрләр кабул ителми, дип хәбәр итә Татарстанның Мәдәният министрлыгы.

Конкурс ябык; псевдоним белән имзаланган әсәрләр (текстларның компьютерда басылуы һәм электрон варианты булу шарт) 2 экземплярда кабул ителә; автор турында белешмәләр (фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган елы, адресы һәм телефоны, кыскача иҗат биографиясе) ябыштырылган аерым конвертта тапшырыла.

Конкурс шартлары үтәлмәгән очракларда, ягъни әсәрнең авторы күрсәтелмәсә, яки автор турындагы мәгълүматлар дөреслеккә туры килмәсә, пьеса жюри тарафыннан бәяләнгәннән соң да конкурстан чыгарылырга мөмкин.

Конкурска җибәрелгән пьесалар кире кайтарылмый һәм рецензияләнми.

Пьесалар конкурска 2022 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Текстларны почта аша түбәндәге адреска җибәрүегез сорала: 420021, Казан шәһәре, Татарстан урамы, 1 йорт, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, «Яңа татар пьесасы-2022» конкурсы.

Җиңүче авторлар акчалата беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге премияләр белән бүләкләнә. Моннан тыш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан махсус премия билгеләнә.

Конкурска кабул ителгән әсәрләрнең сыйфатына карап жюри беренче яки башка дәрәҗәдәге премияне бирмәскә, хәтта конкурсның үтәлмәве турында карар да чыгарырга мөмкин.

Конкурс турында өстәмә мәгълүматны 8 (843) 293-52-50 телефоны буенча яки ntp@kamalteatr.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Конкурс 2 этапта уздырыла:

- 1 этапта (2022 елның 1 декабренә кадәр) жюри әгъзалары конкурска килгән барлык пьесаларны укыйлар һәм 2 этапка узган әсәрләрдән торган шорт-бит төзиләр. Бу шорт-бит www.kamalteatr.ru интернет сайтында урнаштырыла.

- 2 этапта жюри җиңүче әсәрләрне билгели.

Конкурста җиңеп чыгучы авторларның исемнәре 2022 елның 22 декабрендә игълан ителәчәк. Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Балтачлылар Курган өлкәсенең Шадринск…
17.06.2025
Бездә кунакта - Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе факультеты деканы Эльмира Хәбибуллина
Бездә кунакта - Көнчыгышны өйрәнү югары мәктәбе факультеты декан…
04.06.2025
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына багышланган очрашуга чакырабыз
Татарстанның халык шагыйре Лена Шагыйрьҗанның 80 еллыгына ба…
03.06.2025
Татар көрәше турында танылган көрәшче Айдар Шәймарданов белән сөйләшәбез
Татар көрәше турында танылган көрәшче Айдар Шәймарданов белән сөйләшәбез
03.06.2025
«Милли кунакханә»дә – «Иске Казан» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Фәния Закирова һәм Әнисә Ганиева
«Милли кунакханә»дә – «Иске Казан» музей-тыюлыгы хезмәткәрләре Фәния Закирова һәм Әнисә Ганиева
28.05.2025
Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Ләлә Төхфатуллина белән сөйләшәбез
Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан Ләлә Төхфатуллина белән сөйләшәбез
26.05.2025
Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Алина Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
Габдулла Тукай музей-комплексы директоры Алина Мөхәммәтшина белән очрашуга чакырабыз
19.05.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.