Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанда «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесе бара
Татарстанда «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесе бара

Татарстанда «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесе бара

13.10.2022
#Вакыйгалар

Онытылган җырларны барлауны максат итеп куйган «Үз илемдә – үз көем» бәйгесен быел «ТӘРТИП» радиосы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә оештыра.

Былтыргы бәйгедә аерым башкаручылар һәм коллективлар катнашса, быелгы конкурста гаиләләр үзара көч сынашачак. Халкыбыз җырлы-моңлы, талантлы гаиләләргә бик бай. Республикабызның һәр районында җырга оста булган ир һәм хатын дуэты, яки әти-әниләр һәм балалар ансамбле, яисә бертуганнар төркемнәре бар. Бу бәйге махсус алар өчен уздырыла. Үзешчән җырчыларыбызны таныту һәм гаилә кыйммәтләрен ныгытуны максат итеп куйган «Үз илемдә – үз көем» җыр бәйгесендә катнашуның төп шарты – онытыла барган җырны музыка уен коралларына кушылып җырлау яки җырны акапелла башкару. Чыгышны (сәхнәдә, өйдә, урамда) видеога төшереп, +79872205050 номеры буенча ватсапка яки телеграмга җибәрергә кирәк.

Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге мәртәбәле комиссия әгъзалары барлык видеоларны карап, берничә җиңүче гаиләне сайлаячак. Алар 29 ноябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак Гала-концертта чыгыш ясаячак.

Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр каралган:

Гран-при – 50 000 сум

1 урын – 25 000 сум

2 урын – 15 000 сум

3 урын – 10 000 сум

Шулай ук җиңүче гаиләләрнең, туганнарның җырлары «ТӘРТИП» радиосы эфирында да яңгыраячак.

«Үз илемдә – үз көем» бәйгесенең нигезләмәсе һәм бәйгегә кагылышлы яңалыклар белән «ТӘРТИП» радиосы сайтында танышырга мөмкин.

Канал RuTube Tatfolk

Башка яңалыклар

Язучы, һәвәскәр музыкант Марсель Шәрәпов белән очрашуга…
03.09.2026
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез
1 сентябрь – Белем көне уңаеннан укытучы Рамазан Кәбиров белән сөйләшәбез…
01.09.2026
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
Бездә кунакта – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева
31.08.2026
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
Халыкара балалар мәдәни форумында катнашучылар белән таныштырабыз
31.08.2026
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
Тарихчы Ленар Гобәйдуллин белән очрашуга чакырабыз
28.08.2026
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
Бездә кунакта – гармунчы, сәнгатькә гашыйк ханым Рәсүлә Яруллина
26.08.2026
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
Арча районында «Арча читекләре» этно-фестивале гөрләп узды
24.08.2026

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.