Перейти к основному содержанию
Баш бит

Форма поиска

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында

Проектлар

  • Коллективлар
  • Креатив индустрия
  • МБММО каталогы
  • Һөнәрчеләр
Баш бит

Верхнее меню - ру

  • Оешма турында
  • Документлар
  • Структура
  • Яңалыклар
  • Пресса
  • Чаралар
  • Бәйгеләр
  • Русский
  • Татарский

Начар күрүчеләр өчен версия

Керү

Основное меню - Ру

  • МБММО реестры
  • Коллективлар
  • Басмалар
  • Гранты
  • Уку-укыту
    • Квалификацияне күтәрү
    • Методик эшчәнлек
      • Аттестация
      • Организация образовательной деятельности в ДШИ
    • БСМ конкурслары
      • БСМ конкурслары
      • Реестр конкурсных методических работ
  • Креатив индустрия
  • Һөнәрчеләр
  • Элемтә

Breadcrumbs

You are here:

  1. Яңалыклар
  2. Татарстанда Сабан туйлары гөрли!
Татарстанда Сабан туйлары гөрли!

Татарстанда Сабан туйлары гөрли!

16.06.2021
#Вакыйгалар
– Сабан туйлары сагындырган! - республика авыл һәм районнарында булып узган бәйрәмнәрдән соң әнә шулай ди халык.

Сабан туеның иң чыны авыллардадыр инде ул, мөгаен. Сабантуй бик борынгы да, шул ук вакытта, олысын-кечесен, туганнарны, сыйныфташларны, милләттәшләребезне бер мәйданга җыйный алган олы бәйрәм дә ул. Бу бәйрәмдә хезмәт халкының бик борынгыдан килгән күркәм гадәтләре, уен-җырлары, йолалары бергә кушыла.

Язгы чәчүне тәмалап, Сабантуйны каршы алу – элек-электән зур вакыйга булып исәпләнгән һәм аны бәйрәм итүгә хәзерлек эшләре алдан алып  барылган. Кыш буена хатын-кызларыбыз бәйрәмгә бүләк әзерләгән, теккән, чиккән. Яз җитү белән малайлар - йомырка, ә егетләр сөлге җыйган. Хәзер заманалар күпкә үзгәрсә дә, борынгыдан, ата-бабаларыбыздан килгән гадәтләргә тугры калып, быел да авыл һәм районнарда йорттан-йортка йөреп, сөлге җыюлар яңартылды. Һәр өй алдына тукталып, хуҗалар биргән күчтәнәчләргә рәхмәтләр әйтеп, мәдәният йорты хезмәткәрләре түгәрәк уенга чакырып, биеде-җырлады. Әлеге тамашалар күпләрнең күңелләренә хуш килде.

Икмәк булса, җыр да була, диләр. Милли бәйрәмебез Сабантуй нигезендә әнә шул икмәкне үстерүче игенчеләребез хезмәтен олылау ята. Бу хезмәт беркайчан да җиңел булмаган, хәзерге югары технологияләр заманында да фидакарь игенчеләребезнең тире белән үстерелә икмәк. Гадәттә, Сабан туе мәйданына да беренчеләрдән булып игенчеләрне бүләклиләр.

Тантаналы чаралардан соң, олысы-кечесе милли уеннарда катнаша: сулы чиләкле көянтә асып йөгерүләр, чүлмәк вату, катыктан тәңкә эзләү, капчык киеп сикерү,  шома колгага менү, авызларына йомыркалы кашык кабып йөгерү, кул көрәштерү... Нинди генә ярышлар үтми хәзер районнарда! Аннары, Сабан туеның иң матур бизәге – атлар чабышы һәм соң сабан бәйрәменең иң күп тамашачысын җыйган көрәш мәйданы.

Быел да авыл һәм район Сабан туйлары бернигә карамый, югары дәрәҗәдә үтте. Мәсәлән, Арча районының төп Сабан туе Үзәк стадионда узды. Биредә “Казан” бию ансамбле, Илсаф, Алинә Шәрибҗанова, Илгиз Зәкиев, Әмир Әхмәдишин, Илмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов һәм башка популяр артислар чыгыш ясады. Сабалылар быел милли уен коралларын тыңлап кинәнделәр. Биредә “Риваять” этник музыка ансамбле, “Чаллы нуры” коллективы чыгыш ясады. Балык Бистәсендә бәйрәм чаралары театраль күренешләр белән ачылып китте. Әтнә районы Сабан туе мәйдан тирәли әйләнгән бизәлгән атлар, гармун моңнары һәм Әтнә татар дәүләт театры артистларының чыгышы белән истә калды. Сарман авылының Үзәк ял паркында Рифат Зарипов катнашында кичке Сабан туе узды. Биредә спорт ярышлары, бәйрәм сәүдәсе, кичке дискотека гөрләде. Ә авылларда исә Булат Бәйрәмов, Ләйсән Гыймаева һәм “Ирекле төркем” (Казан шәһәре) сәнгатькәрләре чыгыш ясады.

Иң үзенчелекле бәйрәмнәрнең берсе Кукмарада үткәндер мөгаен. Сабан туенда  кунакларны район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова сәламләде. Җыр-бию һәм уеннар кичкә кадәр дәвам итте. Гадәттәгечә, быел да биредә «Сабантуй гүзәле»н сайладылар. «Сабантуй гүзәле - 2021» титулына Яныл авылыннан 16 яшьлек Айгөл Хисамиева лаек булды. Булачак укытучы бүгенге көндә Казан педагогика көллиятендә белем ала. Ә Мамадыш Сабан туенда “Татар кызы - 2021” сайлап алынды. Бу титулга быел Тамчыгөл Мөхлисова ия булды. Бәйрәм кунакларын Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов үзенең дәртле җырлары белән сөендерде.

Сабан туйлары әле дәвам итә. Тиздән 20 июньдә Апас районында XIII Театраль Сабантуй үтәчәк. Чаллыда исә Сабан туе 19 июньгә билгеләнгән, Казанда ул 26 июньдә үткәреләчәк. Ә инде 3 июльдә Мөслим районында Бөтенроссия авыл Сабан туена Россиянең төрле төбәкләреннән кунаклар җыелачак.

Баннер Youtube

Башка яңалыклар

Бездә кунакта - этномузыкант Руслан Габитов
14.05.2025
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Апаста «Тукай әсәрләре буйлап» дип исемләнгән театральләштерелгән…
29.04.2025
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре Алисә Гимадиева белән сөйләшәбез
«Милли кунакханә»дә Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре…
29.04.2025
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
Апаста Җиңүнең 80 еллыгына багышлан «Көзге ачы җилләрдә» спектакле тәкъдим ителде
25.04.2025
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
Тукайның әдәби музее директоры Гүзәл Төхфәтова белән шагыйрьнең туган көненә багышланган чаралар турында сөйләшбез
23.04.2025
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
Оста Фәйзрахман Камал юбилеен бәйрәм итә
21.04.2025
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
Казанда «Сабантуй халык бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» семинары ачылды
14.04.2025

ЯҢАЛЫКЛАР ТУПЛАНМАСЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ

Яңалыклар тупланмасында реклама материаллары юк

Контактлар

E-mail: tatcultresurs@mail.ru

Обратная связь

ТатКультРесурсЦентр

«ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МӘДӘНИЯТ ӨЛКӘСЕНДӘ ИННОВАЦИЯЛӘР ҺӘМ ТРАДИЦИЯЛӘР САКЛАУ РЕСУРС ҮЗӘГЕ» ДӘҮЛӘТ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ – Татарстан Республикасы мәдәниятенә багышланган гуманитар агарту проекты. Без әдәбият, архитектура, музыка, кино, театр тарихындагы кызыклы һәм әһәмиятле вакыйгалар, шулай ук халык традицияләре һәм табигатебез һәйкәлләре турында язмалар, яңалыклар, әңгәмәләр, тестлар һәм төрле заманча интернет форматларда сөйлибез.

Подвал - меню

  • Ачык мәгълүматлар
  • Проект турында
Мы в социальных сетях
Перейти на YouTube канал
Перейти в VK

© 2013–2021, «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ. Барлык хокуклар якланган. Игътибарыгызны җәлеп итәбез, сайтта урнаштырылган барлык мәгълүмат бары тик мәгълүмати төс йөртә һәм бернинди шартларда да РФ Гражданнар кодексының 437 (2) маддәсе белән билгеләнә торган ачык оферта була алмый. 16+. «Татмәдәниресурсүзәге» ДБУ теләсә нинди вакытта берьяклы рәвештә беркемне дә кисәтми сайттагы мәгълүматны алыштырырга, алып куярга я башкача үзгәртергә хокуклы. Сезнең мәгълүматыгызны компьютерыгызда саклау өчен әлеге веб-сайт cookie файлларын куллана. Бу хакта тулырак.