2023 елда Татарстанда гаилә театрларының «Гаилә тарихы» һәм мәктәп театрларының «Театрның яше юк» дип аталган I Республика фестиваль-конкурсы үтә. 2 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында әлеге бәйгенең гала-концерты узачак.
Мәктәп театрлары белән гаилә театрларын Татарстанда беренче тапкыр берләштергән мондый бәйгене Тинчурин театры оештыра. Конкурс Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышлана.
Татарстан районнарыннан фестиваль-конкурска барлыгы 100гә якын гариза килде. 7-20 октябрь көннәрендә бәйгенең сайлап алу турлары узды. Аларда 54 коллектив катнашты.
Сайлап алу турларында мәктәп һәм гаилә театрлары татар классиклары һәм башка авторларның әсәрләре буенча спектакльләрдән өзекләр күрсәтте. Чыгышларны К.Тинчурин театрының әйдәп баручы артистлары бәяләде. Һәм менә, ниһаять, бәйгенең нәтиҗәләре игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә бүләклиячәкләр. Шунысы да мөһим, җиңү яулаган театрны Тинчурин театры үз карамагына алачак.